В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акция ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче гыйнвар). Татарстанда Бөек җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан 1-нче февральдән 31-нче декабрьгә кадәр Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалидлары һәм аларны озатып йөрүче кешеләр шәһәр яны поездларында бушлай йөри алачаклар.
Акция шулай ук югары комфортлы вагоннарда йөрүгә дә кагыла, дип хәбәр итә «Содружество» ачык акционерлык җәмгыяте шәһәр яны пассажир компаниясе матбугат хезмәте.