В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Боҗралы маршруттан Академик Арбузов урамыннан Горький исемендәге паркка кадәр участок чыгарылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июль). 1-нче августтан Казанда тест режимында 2-нче номерлы троллейбус хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк. Боҗралы маршруттан Академик Арбузов урамыннан Горький исемендәге паркка кадәр участок чыгарылачак.
Троллейбус түбәндәге маршрут буенча барачак: «Халитов урамы» – «Адоратский урамы» – «Океан» кибете» – «Ибраһимов проспекты» – «Кремль дамбасы» – «Меңьеллык мәйданы» – «Сул як Болак урамы» – «Тукай мәйданы» – «Университет» – «Тинчурин исемендәге театр» – « Гоголь урамы» – Карл Маркс урамына борылыш белән.
Үзгәрешләр халыкка транспорт хезмәте күрсәтү сыйфатын яхшырту максатларында ике айга кертелә, бу вакыт эчендә пассажирлар агымы анализланачак. Шәһәрлеләр кызыксыну белдергән очракта маршрут расланачак, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәте.
Маршрутның озынлыгы 28 км тәшкил итәчәк. Эш көннәрендә линиягә 10 троллейбус чыгачак, ялларда – 8. Хәрәкәт интервалы 9-10 минут һәм 11-12 минут тәшкил итәчәк. Әйләнеш рейсының озынлыгы – 1 сәгать 34 минут.