В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әйберләрне сәфәр башыннан 30 көн дәвамында гына эшләргә мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче март). Россия тимер юллары рәсми сайтында поездларда онытылган әйберләрне эзләү сервисы эшли башлады. Аннан "ФПК" АҖ ерак араларга йөрүче поездлары пассажирлары файдалана ала.
Поездда онытылган әйберләрне эзләү өчен пассажирга Россия тимер юллары рәсми сайтында "Пассажирларга" бүлегендә электрон гариза тутырырга, анкетада исем, билет номеры, телефон, электрон почта һәм билет рәсмиләштерелгән документның соңгы саннарын күрсәтергә кирәк. Шулай ук онытылган әйбернең тасвирламасын төзергә һәм вагонда әйбер онытылып калган урынны күрсәтергә кирәк булачак. Гариза эшкәртелгәннән соң пассажирга үз әйберләрен фотосурәтләр буенча билгеләргә тәкъдим ителәчәк. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әйберләр эзләү сәфәрдән соң 30 көн эчендә генә мөмкин.
Ай саен "ФПК" җәмгыяте хезмәткәрләре онытылган әйберләр турында якынча 1500 гариза эшкәртәләр. Бер тәрәзә принцибы буенча эшләүче яңа сервис процедураны шактый гадиләштерергә һәм тизләтергә мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итә Россия тимер юллары матбугат хезмәте.