Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.04.2022, 15:49

Рязань яшь тамашачылар театры Казанда Толстой һәм Есенин буенча спектакльләр күрсәтәчәк

Театр балалар һәм өлкәннәр өчен 5 спектакль тәкъдим итәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче апрель). 20 нче апрельдән 23 нче апрельгә кадәр Татарстан башкаласында Рязань өлкәсенең яшь тамашачы театры гастрольләре узачак. Театр Казанның Яшь тамашачылар театры сәхнәсендә балалар һәм өлкәннәр өчен 5 спектакль күрсәтәчәк.

Рязань яшь тамашачылар театры 6 яшьлек һәм өлкәнрәк тамашачылар өчен Яна Экхольмның дуслык һәм маҗаралар турында «Тутта Карлсон Первая и единственная, Людвиг Четырнадцатый и другие» дип аталган спектаклен (20 нче апрель көнне 11:00 һәм 13:00 сәгатьтә, 23 нче апрель көнне 11:00 һәм 13:00 сәгатьтә), Алексей Толстойның «Алтын ачкыч» әкиятен (21 нче апрель көнне 11:00 һәм 13:00 сәгатьтә, 22 нче апрель 11:00 һәм 13:00 сәгатьтә) тәкъдим итәчәк.

12 яшьлек һәм өлкәнрәк тамашачыларга – Сергей Есенин поэмасы буенча «Анна Снегина» драмасы (20 нче апрель көнне 18:30 сәгатьтә), 16 яшьтән өлкәнрәк тамашачыларга хәзерге заман драматургы Андрей Курейчик пьесасы буенча «Исполнитель желаний» фантастик комедиясе (21 нче апрель көнне 18:30 да, 23 нче апрель көнне 18:00 сәгатьтә) һәм Михаил Салтыков-Щедринның «Господа Головлевы. Маменька» романы мотивлары буенча Ярослав Пулинович драмасы (22 нче апрель көнне 19:00 сәгатьтә) күрсәтеләчәк.

Рязань яшь тамашачылар театры Казанга ике ел элек – 2020 елның мартында килгән булган. Театр спектакльләре төрле яшьтәге тамашачыларга юнәлтелгән, репертуар афишасында рус һәм чит ил классикасы, автор һәм халык әкиятләре, заманча Россия һәм дөнья драматургиясе тәкъдим ителә. Рязань өлкәсенең Мәдәният министрлыгы ярдәмендә театрда даими рәвештә «Театр – яшүсмергә» проекты тормышка ашырыла. Аның кысаларында иҗади режиссерлык һәм драматургия остаханәләре уздырыла, дип хәбәр итә Казанның Яшь тамашачылар театры матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар