В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Проектның беренче чиратын гамәлгә ашыру күпфатирлы йортлар һәм балалар бакчасы төзелешен үз эченә ала
Фото: Марат Мөгыйнов
Төзелеш мәйданы 312,99 гектарны тәшкил итәчәк. Проектлана торган территориянең төньягында – Вознесенский тракты, көньягында Яңа Вишневка торак массивы урнашкан, көнчыгышта участок табигый территорияләргә һәм «Вектор» аэродромына барып тоташа.
Территориядә социаль, транспорт һәм инженерлык инфраструктурасы объектлары белән торак комплекслар барлыкка киләчәк. Шулай ук иҗтимагый-эшлекле һәм җитештерү-коммуналь зоналар урнашачак. Булачак торак массивларда яшәячәк халыкның исәп саны якынча 33 мең кешене тәшкил итә.
Проектның беренче чиратын гамәлгә ашыру кысаларында 116,2 мең кв.м мәйданда торак төзеләчәк, бу вакытка Вознесенский трактының инженерлык инфраструктурасын төзүне тәмамлау планлаштырыла.
Шулай ук беренче этапта 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, урам-юл челтәре объектлары, биналарга хезмәт күрсәтү өчен кирәкле инженерлык челтәрләре һәм корылмалары төзү күздә тотыла.
Проектны гамәлгә ашыруның икенче чираты 101,7 мең кв.м мәйданда торак, 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, 1501 урынга исәпләнгән мәктәп, инженерлык челтәрләре һәм корылмалары төзүне үз эченә ала.
«Яңа Вознесение» территориясен һәм «Көньяк парк»ны планлаштыру проекты тугыз чираттан тора. Биредә торактан тыш, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, поликлиникалар, мәдәният йортлары төзеләчәк. Инфраструктура объектларын файдалануга тапшыруның төгәл сроклары, моңа ихтыяҗ булганда, проектны гамәлгә ашыруның алдагы стадияләрендә билгеләнәчәк яки аларга төзәтмәләр кертеләчәк.