В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәрәкәтне ябу эшләре урам-юл челтәрен ремонтлау белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июль). Казанда 15-нче августка кадәр Академик Сахаров, Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев урамнары буенча хәрәкәт чикләнә. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
Академик Сахаров урамының хәрәкәт итү өлеше буенча Җиңү проспектыннан Галия Кайбицкая урамына кадәрге участокта транспорт хәрәкәте чикләнә;
Рәшит Ваһапов урамы буенча - 17-нче номерлы йорттан алып Академик Сахаров урамына кадәр;
Хәйдәр Бигичев урамы буенча - Академик Сахаров урамыннан алып Академик Глушко урамына кадәр.
Хәрәкәтне ябу эшләре урам-юл челтәрен ремонтлау белән бәйле.