Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Бу күчерелгән суүткәргеч участогын үзәкләштерелгән челтәрләргә тоташтыруга бәйле
Казанның Киров районындагы кайбер бистәләре бер тәүлеккә сусыз калачак
Казанның Киров районындагы кайбер бистәләрендә бер тәүлеккә су булмаячак. Сәбәбе — күчерелгән суүткәргеч участогын үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру.

Юдино, Красная Горка, Калинина, Яңа Аракчино, Иске Аракчино бистәләрендә 8 августның 9:00 сәгатьтән 9 августның 9:00 сәгатькә кадәр су бирү туктатылачак.

Шул ук вакытта Яңа Юдино бистәсендә су басымын киметү планлаштырыла. Якынча өченче катка кадәр су белән тәэмин итү булачак, кыска вакытлы өзеклекләр булырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр «Водоканал» МУП.

Сулы автоцистерналар +7(843)231-62-60 телефоны аша кабул ителәчәк гаризалар буенча урнаштырылачак.

2024-08-04T09:45:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.