В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу планлы ремонт эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче ноябрь). 29-нчы ноябрьдә Казанның Вахитов районында урнашкан кайбер йортларда вакытлыча ут булмаячак.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр электр энергиясе түбәндәге адреслар буенча булмаячак: Большая Красная ур., 36, Лобачевский ур., 15, Карл Маркс ур., 29, Татарстан ур., 16.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.