В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда яшьләр сәясәте учреждениеләре җитәкчеләренең кадрлар резервына конкурс оештырыла
Фото: Денис Гордийко
«Кадрлар резервын формалаштыру белән без социаль блокның барлык юнәлешләре буенча шөгыльләнәбез. Анда 600 дән артык учреждение бар: мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте, спорт комитеты. Эшнең нәтиҗәлелеге, коллективтагы атмосфера, коллективның барлык куелган бурычларны хәл итүгә җәлеп ителүе учреждение җитәкчесенә дә бәйле. Шуңа күрә «Кадрлар барысын да хәл итә» дигән атаклы совет лозунгы һәр заманда актуаль», - дип игътибар итте Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Аның сүзләренчә, кадрлар резервының шактый зур өлешен яшьләр тәшкил итә. «Бу алар өчен яшь белгеч карьерасында бик яхшы трамплин. Кандидат күрсәтелгән критерийларга җавап бирсә һәм идарә итү планында үсәргә теләсә, бу яхшы мөмкинлек булачак. Шуңа күрә идеяләре булган һәркемне көчләрен сынап карарга һәм конкурста катнашырга чакырабыз», – дип йомгаклады ул.
Алия Заһидуллина сөйләвенчә, конкурста югары белемле һәм җитәкче вазыйфаларда өч елдан да ким булмаган эш стажы булганда катнашырга мөмкин. Өстәмә рәвештә кандидатларга муниципаль яшьләр сәясәте учреждениесен үстерү концепциясен эшләргә туры киләчәк.
«Кандидат лидерлык сыйфатларына ия булырга һәм иҗтимагый, проект һәм грант эшчәнлеге тәҗрибәсенә, карарлар кабул итү авторитетына һәм алар өчен җаваплылык алу сәләтенә ия булырга тиеш. Командада эшләү сәләте, стратегик фикерләү һәм партнерлар белән нәтиҗәле аралашу күнекмәләре аеруча бәяләнәчәк», – дип билгеләп үтте спикер.
Конкурс өч этапта узачак. Беренчесендә кандидатларга, эш форматын, потенциаль максатчан аудиторияне җәлеп итүне һәм презентация материалларын күрсәтеп, документлар һәм үсеш концепциясен тәкъдим итәргә кирәк булачак. Конкурсантларны 7-11 нче август көннәрендә Петербург урамы, 70 адресы буенча кабул итәчәкләр (14 нче кабинет).
Тулырак мәгълүматны Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты порталында «Кадрлар резервы» бүлегендә һәм «Казан яшьләре» аккаунтының социаль челтәрләрендә белергә мөмкин.
«Документлар тапшырганнан соң конкурсантлар практик биремнәр һәм индивидуаль әңгәмә ярдәмендә бәяләү чаралары узачак. Өченче йомгаклау этабында конкурс комиссиясе алдында проектларның презентациясе узачак», – дип сөйләде Алия Заһидуллина.
Аның сүзләренчә, кадрлар резервы ярдәмендә узган елның көзендә «Подросток» берләшмәсе директоры сайланган. Конкурста күбесенчә 18-43 яшьлек казанлылар катнаша, шуларның бишесе – ир-атлар һәм өчесе – хатын-кызлар. Җиңүне 28 яшьлек Екатерина Согрина яулаган.
Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет «Подросток» берләшмәсенең 66 яшьләр яшүсмерләр клубын, «Доверие» психология үзәгенең 10 бүлеген, «Ял» шәһәр үзәгенең 12 лагерен, Гайдар яшьләр үзәген һәм «Дуслык» социаль-тернәкләндерү үзәген берләштерә. Соңгысында җитәкче вазыйфасы хәзерге вакытта вакантлы.
20 еллык тарихы булган учреждение Восстание урамы, 99а адресы буенча урнашкан. Биредә Казанда яшәүче 3-18 яшьлек балалар һәм яшүсмерләргә психологик-педагогик, медицина һәм социаль тернәкләндерү үткәрелә.
«Дуслык» үзәгендә яшәүче балаларның төп өлешен ата-ана хокукыннан мәхрүм итү яисә әлеге статусны көтү буенча опека һәм попечительлек органнары тарафыннан җибәрелгән социаль ятимнәр тәшкил итә», - дип аңлатты Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе.
Ул тәрбияләнүчеләр белән 65 хезмәткәр, шул исәптән 36 педагог эшләвен өстәде. Учреждениедә тәүлек әйләнәсе эшли торган биш коррекция төркеме бар, аларда 8 дән 10 кешегә кадәр кеше йөри.