В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәм көннәрендә аномаль кар яуган очракта шәһәр урамнарын чистарту өчен өстәмә рәвештә 600 берәмлеккә кадәр техника җәлеп ителергә мөмкин
Денис Гордийко фотосы
«Яңа ел каникулларында район башлыкларыннан, Тышкы төзекләндерү комитетыннан кар чистартуга игътибар юнәлтүләрен сорыйм. Әмма, Игорь Владимирович әйткәнчә, әгәр юлларда тәртип күрергә телибез икән, халыкка аншлагларга һәм планлаштырылган кар чистарту турындагы хәбәрләргә ияләшергә вакыт. Яңа ел бәйрәмнәрендә без юллардагы һәм ишегалларындагы карны чистартуның сыйфатын тикшерәчәкбез. Әлегә квартал эчендәге юлларны җыештыру проблемаларын күзәтәбез, бу нигездә башка җиргә күчерелмәгән автомобильләргә бәйле», - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Игорь Куляжев билгеләп үткәнчә, юл буена куеп калдырылган транспорт шәһәр урамнарын сыйфатлы чистартуны һәм кар чыгаруны катлауландыра торган четерекле төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. Казан Мэриясе шәһәрлеләргә түләүле парковка участокларында планлаштырылган кар чистартуны хәбәр итү буенча системалы эш алып бара. Мәгълүмат алдан аншлагларда урнаштырыла һәм «Яндекс.Карталар»да күрсәтелә. Күпчелек очракта мондый чаралар нәтиҗә бирә, әмма иң катлаулы вәзгыять Яңа Савин районында, анда автомобильчеләр юлларны теләмичә генә азат итә.
«Ренат Харрасович, моңа игътибар итегезче. Без Тышкы төзекләндерү комитеты белән Яңа Савин районында юлларны чистарту бик авыр баруына игътибар иттек. Муниципаль унитар предприятиеләр белән машиналар юл тамгасы астында торган урында эвакуаторлар белән эшләү турында килешәбез. Шул исәптән йөк эвакуаторлары белән килешүләр төзибез, алар фураларны да законсыз парковкадан алып китәчәкләр», - дип игътибарны юнәлтте Рөстәм Гафаров.
Планлаштырылган кар чистарту турында халыкка берьюлы берничә канал аша хәбәр ителә: «Казан паркингы» сервисы пуш-хәбәрнамәләре, Госуслуги.Авто кушымтасында «Юлны блоклый» тамгасы белән хәбәрнамәләр, парковкалардагы аншлаглар, «Яндекс. Карталар», KZN.RU порталындагы язмалар, район администрацияләре һәм мэрияның социаль челтәрләре аша. Шәһәрлеләрдән шулай ук күршеләрен кисәтү өчен мөмкин булганча мәгълүматны йорт чатларына урнаштыруны сорыйлар.
«Казанлылардан Яңа ел бәйрәмнәре вакытында үз транспортларын юл чатларында калдырмауларын сорыйбыз, бигрәк тә озак вакытка. Югыйсә бу урамнарны чистарту процессын шактый катлауландырырга мөмкин», - дип мөрәҗәгать итте шәһәр халкына Игорь Куляжев. Автомобильләрне «Тукталыш тыелган» тамгасы астында төнгә калдыру өстәмә кыенлыклар тудыра. Транспорт комитеты ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ белән берлектә мондый хокук бозуларны терки һәм машина йөртүчеләрне административ җаваплылыкка тарта. Кар чистарту планлаштырылган урыннарда район администрацияләре ЮХИДИ белән берлектә рейдлар үткәрә – махсус техника эшенә комачауламас өчен, дөрес тукталмаган транспорт оператив рәвештә эвакуацияләнә.