1944 елның декабрендә ул фронтка чакырыла, Рус-Кытай чигендә хезмәт итә, аннан соң Дары заводында эшли
Бүген Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров Казанның Киров районында яшәүче 97 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Никифорович Горшков янына барды. Россия Президенты исеменнән ул ветеранга «Бөек Җиңүгә 80 ел» юбилей медален тапшырды.
«Тормыш өчен рәхмәт сезгә. Сезнең героик батырлыгыгыз, ил өчен эшләгәннәрегез өчен рәхмәт. Без, хәзерге буын, сезнең батырлыгыгызны, казанышларыгызны беркайчан да онытмаячакбыз, хөрмәт итәчәкбез һәм сезгә рәхмәтле булачакбыз», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Гафаров Василий Никифоровичка һәм ветеранның парад пиджагына «Бөек Җиңүгә 80 ел» юбилей медален беркетте.
Василий Никифорович 1927 елда Татарстанның Апас районы Северчи авылында авыл советы сәркатибе һәм балалар бакчасы тәрбиячесе гаиләсендә туа. Сугыш башланганда Василий Никифоровичка 14 яшь була, әтисе фронтка китә һәм ул, өлкән ул буларак, баш туендыручы була – колхозда эшли.
1944 елның декабрендә ул фронтка алына, Рус-Кытай чигендә хезмәт итә. «17 яшемдә хезмәт итәргә киттем, мине чакыруларына шатландым, чөнки авылда ачлык булды, армиядә мин соңгы 5 елда беренче тапкыр туйганчы ашадым», – дип искә ала Василий Никифорович. Армиядә ул 7 елга якын хезмәт итә.
1951 елда ветеран демобилизацияләнә һәм химия-технология техникумына, аннары Казан химия-технология институтының кичке бүлегенә укырга китә. Бүленеш буенча Дары заводына эләгә, анда 33 ел бер цехта эшләп, мастердан участок җитәкчесенә кадәр үсә. Василий Никифорович тырышып эшли, 1958 елда заводтан Кытайга озак командировкага җибәрелә, анда тәҗрибәсен чит ил коллегаларына тапшыра. «Мин үз эшемне бик ярата идем, алга таба да эшләр идем, әмма сәламәтлегем буенча пенсиягә чыктым», – дип сөйләде ветеран.
Эштән буш вакытта Василий Никифорович чаңгыда шуарга ярата торган була. «Әти һәрвакыт бик эшлекле иде, мин аннан активрак кешеләрне очратмадым: эш көннәрендә – эштә, ял көннәрендә – чаңгыда, аның энергиясе һәркемгә җитәрлек иде, эшсез утыра алмады», – дип сөйләде ветеранның кызы Ирина Васильевна.
1959 елда Василий Никифорович үзенең булачак хатыны Анна Павловна белән таныша. Алар инде 66 ел бергә гомер итә. «Без һәрвакыт бергә, ул кая – мин дә шунда, 66 ел шулай яшәдек», – дип уртаклашты Анна Павловна. Безнең геройның зур, тату гаиләсе – ике кызы, өч оныгы һәм алты оныкчыгы бар. «Монда әти-әниләр фатирында без барлык бәйрәмнәргә җыелабыз, тәмле өстәл әзерлибез, көләбез,күп сөйләшәбез, әти авыл тормышы, хезмәте, эше турында сөйләргә ярата», – дип уртаклашты Ирина Васильевна.
Озак яшәүнең сере нәрсәдә, дигән сорауга Василий Никифорович бер дә уйламыйча – гаиләдә: «Алар минем төп энергия чыганагым, аларның тавышын, көлүләрен ишетәм һәм шундый рәхәт була, йөз яшькә кадәр ике ел калды, ә алга таба күз күрер», – дип җавап бирде.
Василий Горшков шулай ук Советлар Союзы маршалы Георгий Жуков медале, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Исегезгә төшерәбез, Күптән түгел Казан шәһәре Думасының XXXVI сессиясендә Татарстан башкаласында яшәүче 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан 59 кешегә «Казанның Мактаулы гражданины» исеме бирелде.