В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Һәлак булганнарны шәһәр Башкарма комитетында бер минут тынлык белән искә алдылар
Фото: Казан шәһәре, KZN.RU
«Без, казанлылар, шундый рәхимсезлек белән очрашканда, кешеләрнең нинди җан әрнүе кичерүен яхшы аңлыйбыз. Зыян күрүчеләрнең кайгысын уртаклашабыз, хастаханәләрдә булганнарга тиз арада савыгуларын телибез», – диде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Казанда Бауман урамындагы «Сәгать» монументы янында стихияле мемориал барлыкка килде. Ял көннәрендә шәһәр халкы мемориалга чәчәкләр салды, уенчыклар һәм шәмнәр китерде. Психологик ярдәмгә мохтаҗ кешеләр өчен шәһәрдә кайнар линияләр эшли. Белгечләр һәркемгә ярдәм итәргә әзер.
Элегрәк ТР башкаласы мэры Илсур Метшин вакыйга корбаннарының гаиләләренә һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте. «Казанлыларга төрле фаҗигале вакыйгаларда якын кешеләрне югалту ачысы таныш», – диде ул.
Камилә Вилданова