В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Коммуналь предприятиеләрдә һәм оешмаларда 79 бригада оештырылган
Фото: Тышкы төзекләндерү комитеты
Һава торышы начар булу нәтиҗәсендә 23 кеше зыян күргән, шуларның икесе хастаханәгә салынган, 165 агач ауган, 19 автомобиль һәм биш йортның түбәсе зыян күргән, 10 йортның түбәсе купкан, ТР башкаласының электр белән тәэмин итү системаларында 109 авария булган. Бу хакта шәһәр Мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте. Мәгълүматлар 30 нчы июль кичендә китерелгән.
«Бу ял көннәрендә табигать безнең барыбызны да сынады. Көчле давыл бөтен Идел буе федераль округына, шул исәптән безнең шәһәргә дә килде. Бәла-казаның масштабы аңлашылгач, без шунда ук штаб оештырдык, анда район башлыклары, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары катнашты. Шимбә киченнән барлык подрядчылар билгеләнде һәм давыл нәтиҗәләрен бетерә башлады. Эшләр төн буе һәм якшәмбе көнне көне буе дәвам итте. Казанның үзендә кеше корбаннары булмаган, ләкин Мари Иле республикасында Яльчик күле янында һәлак булучылар бар. Алар барысы да Татарстан кешеләре иде, араларында бер казанлы да булган. Без аларның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз», - диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренчә, 29 нчы июльдә Казанның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә давыл турында кисәтү килгән. Хәбәрдә күрсәтелгәнчә, 29 нчы июльнең көн ахырына кадәр, 30 нчы июль төнлә һәм көндез ТР башкаласы территориясендә урыны белән яшен, яңгыр, боз, җилнең секундына 19-24 метрга кадәр көчәюе, урыны белән секундына 25-28 метрга кадәр җитүе көтелә.
«Шундый ук кисәтүләр СМС-хәбәрләр аша шәһәр халкына җибәрелгән, оешмаларга һәм предприятиеләргә хәбәр ителгән. Шимбә кичендә көчле яңгыр һәм яшенле яңгыр башланды, көчле җил булды. 18:30 сәгатьтә Казанның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә шәһәр кешеләреннән электр энергиясе өзелү, ботаклар һәм агачлар сынып төшү, биналар һәм корылмаларның конструкцияләре һәм элементлары зыян күрү турында хәбәрләр килә башлый. 30 нчы июль иртәсенә барлыгы 318 мөрәҗәгать теркәлгән», – дип җиткерде ул.
«Башкарма комитет җитәкчесе боерыгы буенча нәтиҗәләрне бетерү өчен, дежур авария-коткару бригадаларыннан тыш, өстәмә рәвештә 285 кешедән торган 79 бригада чыгарыла. Шуларның 8 е социаль өлкә объектларында эшләгән, 145 е – коммуналь-торак хуҗалыгы вәкилләре һәм 107 се – юл эшчеләре. Беренче чиратта бригадалар юлларны ауган агачлардан чистартуга һәм биналарның җимерелгән түбәләрен торгызуга кереште, ә «Казан электр челтәрләре» хезмәткәрләре кулланучыларны электр белән тәэмин итүне торгызды», – дип ассызыклады Искәндәр Гыйниятуллин.
Якшәмбе көнне, 30 нчы июльдә, 8:30 сәгатьтә, Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм Казанның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең ашыгыч утырышы уздырылды, анда оператив хезмәтләрнең шәһәрдәге вәзгыять турында докладлары тыңланды, шулай ук зыян күргән объектларның түбәләрен ремонтлауны оештыру, кулланучыларга электр белән тәэмин итүне тәмамлау, агачлар һәм башка конструкцияләр ауган территорияләрнең ишегалларын җыештыруны дәвам итү, шулай ук хезмәт күрсәтелә торган территорияләрне өстәмә тикшерү үткәрү һәм башка йөкләмәләр бирелде.
«Оператив штаб давыл нәтиҗәләрен тулысынча бетергәнче эшләвен дәвам итәчәк. Без халыкка социаль челтәрләр аша бу хакта мәгълүмат җиткерәчәкбез. Кайбер районнарда бригадалар саны арта башлавын күрдем. Әйдәгез, эшне ахырына кадәр җиткерик – әгәр ишегалдыннан ботаклар җыеп алынса, алга таба чистартучылар территорияне чистартырга тиеш. Бер тәүлек эчендә шәһәрдә тулы тәртип урнаштырачакбыз», – дип йөкләде Рөстәм Гафаров.
Бүген барлык кулланучылар электр энергиясе белән тәэмин ителгән, кайнар су һәм газ белән тәэмин итү өзеклекләре булмаган, «Казэнерго» котельныйлары эшли. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы методикасы буенча гражданнарга һәм муниципаль милеккә зыянны бәяләү үткәреләчәк.