635 мәктәп һәм балалар бакчасы, 116 сәламәтлек саклау объекты кышкы шартларда эшләргә әзер
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче сентябрь, Камилә Вилданова). Казанның Мәгариф һәм медицина учреждениеләре җылылык җибәрүгә әзер: 635 мәктәп һәм балалар бакчасы, 116 сәламәтлек саклау объекты. Челтәрләр 11 мәктәптә, җиде балалар бакчасында һәм алты ышаныч үзәгендә капиталь ремонт барышында яңартылган. Казанда ягу сезоны 5 көн дәвамында уртача тәүлеклек һава температурасы +8 градус торса башланачак. Кирәк булса, социаль учреждениеләргә җылылык бирү иртәрәк башкарылачак – заявкалар буенча, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.
«Гомумән алганда, без җылылык җибәрергә әзер. Чыннан да, бик зур эш башкарылды. Хәзер безнең бурыч – барлык йортлар һәм котельныйлар әзерлек паспортларын алу. Кирәк булганда аерым социаль инфраструктура объектларын, аерым заявкалар буенча балалар бакчаларын, балалар хастаханәләрен һәм поликлиникаларны тоташтыра башладылар. Барлык килгән заявкаларны контрольдә тотуыгызны һәм әлеге объектларны оператив рәвештә тоташтыруыгызны сорыйм», - диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Искәндәр Гыйниятуллин сөйләгәнчә, бүгенге көндә 68 күпфатирлы йортның әзерлек паспортлары юк. Кулланучылар өчен документлар алуның соңгы срогы – 15 нче сентябрь, җылылык белән тәэмин итүче оешмалар өчен – 1 нче ноябрь. Сәбәбе – кайбер торак милекчеләре ширкәтләре һәм торак-төзелеш кооперативлары җитәкчеләренең җавапсыз мөнәсәбәте, алар актларны мониторинг системасына вакытында кертмәгәннәр. Коммуналь хезмәтләр кулланучыларның бурычы да үз ролен уйный – гомуми сумма 3,9 млрд сумга якын тәшкил итә.
«Ягу сезоны башланганчы ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның кулланучыларга карата таләпләренең берсе – алынган энергия өчен бурычларны түләү. Бүген күпчелек эре идарәче компанияләрнең су, җылылык һәм электр энергиясе өчен бурычлары юк, шәһәрнең бюджет учреждениеләре дә тулысынча исәп-хисапны япкан, әмма тәэмин итүчеләр алдында бурычларын япмаган берничә оешма бар», – дип хәбәр итте Искәндәр Гыйниятуллин.
«Әзерлек паспорты – безнең өчен мөһим тема. Торак милекчеләре ширкәтләрен, торак-төзелеш кооперативларын өстәмә рәвештә прокуратураны җәлеп итәргә кирәк. 68 йорт кышка әзер түгел, һәм бу бик зур минус. Коммуналь түләүләр буенча бурыч та шактый күп җыелган. Хәтта безнең миллион халкы булган шәһәр өчен дә 4 миллиардка якын – бу ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар челтәрләрне ремонтлауга юнәлдерә алырлык зур сумма», – дип аңлатма бирде Рөстәм Гафаров.
Искәндәр Гыйниятуллин сөйләгәнчә, Казанда бүгенгә 41 км артык җылылык челтәрен һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен алыштырдылар һәм реконструкцияләделәр, 1900 км магистраль һәм квартал эчендәге җылылык челтәрләрен пресслау үткәрделәр. Курчатов урамы, 5, Жуковский урамы, 5, Тополевая урамы, 6 адресы буенча «Казэнерго» АҖнең өч котельные модернизацияләнгән. Быел Толстой урамындагы дүрт күп фатирлы йорт һәм балалар бакчасы өчен яңа блоклы-модульле котельный һәм Южно-Промышленная урамындагы җиде күп фатирлы йорт өчен котельный файдалануга тапшырылачак.
Шулай ук ягу сезонына 200 дән артык күп фатирлы йортларны һәм социаль өлкә учреждениеләрен җылытучы 53 ведомство котельные, өч эре «Савиново», «Горки», «Азино» район котельныйлары, 128 «Казэнерго» АҖ котельные әзер. Соңгы елларда барлыгы 26 котельный яңартылган.
Моннан тыш, кышка әзерлек барышында 66 йортта йорт эчендәге җылыту системалары ремонтланган, торак фондын капиталь ремонтлау программасы кысаларында биш һава торышына карап көйли торган узеллар урнаштырылган. Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, якын арада 90нчы елларда төзелгән йортларда 27 түбәле котельныйны яңартырга кирәк булачак. Аларда җиде меңнән артык кеше яши.
«Түбәле котельныйлар буенча чишелешне аерым эзлибез. 27 йорт – без планлы рәвештә үти алырлык күләм», - дип билгеләп үтте Рөстәм Гафаров.
Җылылык җибәрү чорында район администрацияләрендә һәм Казан Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитетында кайнар линияләр эшләячәк. Моннан тыш, халык «Ачык Казан» системасында гариза бирә алачак, анда «Җылылык җибәрү» дигән махсус баннер урнаштырылачак.
Фото: Марат Мөгыйнов, Денис Гордийко