Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.07.2021, 12:29

Рөстәм Гафаров балаларны беренче сыйныфка кабул итү турында: «Бер генә бала да парта артына утырмый калмаячак»

Казанда мәктәп маршрутын ачу һәм җәмәгать транспорты маршрутын «Салават күпере 2»гә кадәр озайту вариантлары карала.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июль, Алинә Бережная). Казанда 182-нче номерлы лицейга укырга кергәндә урын җитмәгән беренче сыйныф укучылары өчен мәктәп маршрутын ачу һәм җәмәгать транспорты маршрутын «Салават күпере 2»гә кадәр озынайту вариантлары карала. «Мәктәпкә транспортта йөрергә туры киләчәк кешеләр өчен без хәзер мәктәп маршрутын ачу вариантларын карыйбыз. Транспорт комитеты белән бергә җәмәгать транспорты маршрутын «Салават күпере»нең икенче микрорайонына кадәр озайту мәсьәләсе оператив рәвештә хәл ителә», – дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

«Узган атна күрсәткәнчә, беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе алай ук шома гына бармый – «Салават күпере» белән проблема килеп чыкты. 182-нче номерлы лицейда 6 беренче сыйныф җыелган инде – бу чик, әмма бер бала да парта артына утырмый калмаячак», – дип ассызыклады Рөстәм Гафаров һәм лицейда оештырылган күзәтчелек органнарын тикшерү вакытында хокук бозулар табылмавын искәртте.

182-нче номерлы лицейга теркәлмәгән балаларның әти-әниләренә якындагы гомуми белем бирү учреждениеләренә – 189-нчы номерлы гимназиягә һәм 188-нче номерлы лицейга гариза бирергә тәкъдим иттеләр. Узган җомгада мәктәп сайлау белән билгеләнмәгән ата-аналар өчен 189-нчы номерлы «Заман» гимназиясендә ачык ишекләр көне үткәрелде. «Ата-аналар барлык аңлатмаларны алды, алар өчен 189-нчы номерлы яңа гимназиягә экскурсия оештырылды, анда аларның балалары укыячак. Кайбер әти-әниләр социаль челтәрләрдә бу мәктәп аларга алдагысына караганда да күбрәк ошаган булуы турында яздылар», – дип билгеләп үтте Рөстәм Гафаров.

Өченче гомуми белем бирү учреждениесе – 188-нче номерлы лицей – 1-нче сентябрьдә «Салават күпере» микрорайонында ачылачак. «Әмма һәр бала подъезддан чыгып, берничә адым ясаганнан соң мәктәпкә барып җитсен өчен бу да бик аз», – дип билгеләде ул.

«Беренче сыйныф укучыларының саны арту безнең өчен яңалык түгел, шуңа күрә балаларны мәктәпкә кертү буенча барлык мәсьәләләрне дә максималь игътибар белән һәм төгәл хәл итүегезне сорыйм», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Гафаров Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризвановка.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 12.07.2021
Видеорепортаж
12.07.2021 12:08
2021-2022 уку елына Казан югары уку йортларына 17 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән
Барлык яңалыклар