В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда бу елның беренче атнасында кискен респиратор вирус инфекциясе һәм грипп белән авыруның 8.4 мең очрагы теркәлгән
Марат Мөгыйнов фотосы
Татарстан башкаласында кискен респиратор вирус инфекциясе һәм грипп белән авыручыларның сезонлы дәрәҗәсе саклана. Авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 19.8% ка югарырак, әмма үсеш темпы узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 32,8% ка түбәнрәк. Бу елның беренче атнасында шәһәрдә яшәүче 8,4 меңнән артык кеше кискен респиратор вирус инфекциясе һәм грипп белән авырган. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илназ Әхмәдиев хәбәр итте.
«Балалар – бакчаларга һәм мәктәпләргә, ә өлкәннәр эшче коллективларга кайту белән, вируслы инфекцияләр динамикасы, гадәттә, үсә башлый, шуңа күрә мин барыгызны да үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлегенә максималь игътибарлы булырга чакырам. Пандемия безне күп нәрсәгә өйрәтте, үзеңне һәм әйләнә-тирәңне сакларга кирәк. Шул чорда, хәзерге вакытта да күп кенә хезмәткәрләрне читтән торып эшләү режимына җибәрерләр дип уйлыйм. Шуңа күрә җитәкчеләрне кешеләр турында кайгыртырга һәм эш ритмын бозмаска чакырам», - дип ассызыклады Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илназ Әхмәдиев билгеләп үткәнчә, Казан шәһәре медицина учреждениеләре ял һәм бәйрәм көннәрендә штат режимында эшләгән. Грипп һәм кискен респиратор вирус инфекциясе белән авыру буенча эпидемия вәзгыяте агымдагы эпидемия сезонында ноябрь башыннан, 43 нче атнада начарая башлаган, ул вакытта үсешнең уңай темпы өч яшьтән алып алты яшькә кадәрге яшь категориясендә күзәтелгән. 50 нче атнада, декабрь башында, кискен респиратор вирус инфекциясе һәм грипп белән авыручылар саны эпидемиядән 3,3% ка югарырак булган. Алдагы ике атнада барлык яшь төркемнәрендә уңай үсеш темпы билгеләнгән.
«Бүгенге көндә шәһәр территориясендә кискен респиратор вирус инфекциясе һәм грипп белән авыручыларның сезонлы дәрәҗәсе саклана. 2026 елның беренче атнасында шәһәр халкы арасында тискәре үсеш темпы 32,8% белән 8424 очрак теркәлгән. Авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 19,8% ка югарырак», - диде Илназ Әхмәдиев.
Гыйнварның беренче атнасында авыручыларның 97,2% ы лаборатор тикшерелгән. Алдынгы урында А(Н3N2) штаммы тора. Грипп һәм кискен респиратор вирус инфекциясе белән авыручылар арасында хастаханәгә ятучылар өлеше 3,2% тәшкил итә.
Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы казанлыларны кискен респиратор вирус инфекциясенең беренче билгеләре барлыкка килсә, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә һәм үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә чакырды.