Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.07.2021, 12:11

Рөстәм Гафаров машиналарны газонга кую турында: «Яшелләндерү машиналар өчен түгел, ә кешеләр өчен эшләнә»

Проблеманы хәл итү өчен узган елда гына да Казан ишегалларында 10 мең өстәмә парковка урыны оештырылган.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июль, Алинә Бережная). Казанда газонда һәм балалар мәйданчыкларында транспортны кую очракларын автомат рәвештә теркәү дәвам итә. Быел административ комиссиягә карау өчен 8935 материал тапшырылган – узган елның шушы чорына караганда 12%-ка күбрәк. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров яшел зонада машина кую очракларын контрольдә тотуны көчәйтергә кушты.

«Без күпсанлы иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерәбез, һәм яшелләндерү машиналар өчен түгел, ә кешеләр өчен эшләнә. Автомобильне урнаштыру әйләнә-тирәдәгеләр өчен баш авыртуы булырга тиеш түгел», – дип ассызыклады Рөстәм Гафаров. Ул искәрткәнчә, «Безнең ишегалды» республика программасы буенча йорт яны территорияләрендә өстәмә парковка урыннары булдырыла. «Узган ел гына да якынча 10 мең өстәмә паркинг урыны ишегалларында оештырылган иде. Безнең бурыч – шәһәргә нормаль эшләргә мөмкинлек бирә торган гомуми кагыйдәләр эшләү: ашыгыч ярдәм ярдәм кирәк кеше янына уза алырга тиеш, ә янгын сүндерү машинасы һәлакәт урынына вакытында өлгерергә тиеш. Вәзгыятьне тәртипкә салу өчен шәһәр юлларында муниципаль парковкалар оештырылды», – дип билгеләп үтте Рөстәм Гафаров.

Гомумән алганда, язгы-җәйге чорда ишегалды территорияләрен, контейнер мәйданчыкларын карап тотуга, газоннардагы үләнне чабуга кагылышлы 79 хокук бозу очрагы ачыкланган, дип хәбәр итте Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Наил Минвәлиев. «Бу узган елның шул ук чорында беркетмәләр саны белән чагыштырырлык», – дип өстәде ул.

«Ишегалларында 79 тәртип бозу очрагы, өстәвенә, бездә 5,5 меңнән артык ишегалды территориясе исәпләнә, бик начар нәтиҗә түгел кебек тоела. Әмма бер ишегалдында кайчак меңнән артык кеше яши, контейнер мәйданчыгындагы бардак яки куаклар арасындагы чүп-чар аларның тормышын бизәми», – дип билгеләде Рөстәм Гафаров. Ул бу хокук бозуларны теркәүне һәм чикләүне дәвам итәргә кушты.

Шуның белән бергә чисталыкны саклау шәһәрнең башка җәмәгать урыннарында да тикшерелә. Административ-техник инспекция урналар булуга һәм аларның эчтәлегенә аерым игътибар бирә. «Сәүдә объектлары һәм офислар янында, ял итү урыннарында һәм җәмәгать транспорты тукталышларында чүп савытлары урнаштырылырга тиеш. Аларны тулган саен чистартырга кирәк, әмма тәүлегенә кимендә бер тапкыр», – дип искә төшерде Наил Минвәлиев. Чүплекләрне эксплуатацияләгәндә бозулар өчен 14 беркетмә төзелде. Урналар еш кына җәмәгать туклануы һәм сәүдә предприятиеләре янында юк.

Тышкы мәгълүмат чараларын урнаштырганда хокук бозуларның гомуми саны 2020 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда 15 процентка кимегән. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында телләр турында Татарстан Республикасы законы таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирелә.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 26.07.2021
Видеорепортаж
26.07.2021 10:28
Казанда тышкы мәгълүмат чараларын урнаштырганда хокук бозулар саны 15 процентка кимегән
Барлык яңалыклар