Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.03.2026, 10:54

Рөстәм Гафаров контейнер мәйданчыкларында калдыкларның җыелып торуы хакында: «Халык бездән гадел рәвештә тәртип урнаштырылуын көтә»

Февральдә шәһәр халкыннан калдыкларны юк итү мәсьәләләре буенча 400 дән артык мөрәҗәгать алынган

Денис Гордийко фотосы

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров аппарат киңәшмәсендә февраль һәм март айларында калдыкларны юк итү буенча халыктан алынган мөрәҗәгатьләр саны арту мәсьәләсен күтәрде. Ул «ПЖКХ» идарәче компаниясе генераль директоры Евгений Чекашовтан вәзгыятьне тәртипкә салу өчен нинди чаралар күрелүе турында хәбәр итүен сорады һәм район администрацияләре башлыкларына шәһәрне санитар чистарту икеайлыгы алдыннан бу мәсьәләне контрольдә тотарга кушты.

«Кыш тәмамлануга, эшчеләр шәһәрне чистарту эшенә кереште: урамнарда да, ишегалларында да тәртип урнаштырылуы мөһим. Февраль аенда контейнер мәйданчыкларында җыелган калдыклар мәсьәләсе буенча халыктан килгән мөрәҗәгатьләрнең саны шактый артты. Калдыклар ПЖКХ идарәче компаниясе төбәк операторы тарафыннан чыгарыла. Әмма халык, шәһәр хакимияте буларак безгә язуын дәвам итә. Февральдә шәһәр халкыннан калдыкларны юк итү мәсьәләләре буенча 400 дән артык мөрәҗәгать алынган. Аңлашыла ки, ул вакытта ишегаллары кар белән капланган иде, чүп ташучылар контейнер мәйданчыклары янына килә алмады. Мартта мөрәҗәгатьләр саны кимегән, әмма алар бар. Димәк, мәсьәлә тулысынча хәл ителмәгән», - дип билгеләп үтте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Ул Торак-коммуналь хуҗалыгы комитетына идарәче компанияләр һәм төбәк операторы белән бергә мәйданчыкларда җыелган калдыкларны чистарту эшен бергәләп башкару бурычын йөкләде.

«Халык бездән гадел рәвештә тәртип урнаштырылуын көтә, - дип ассызыклады Рөстәм Гафаров. – Мин район башлыкларыннан бистәләрдә чүп түгү эшенең оештырылуы һәм аларны юк итү буенча мәгълүмат бирүләрен сорыйм. Әгәр бистәләрдә дә мондый хәл килеп чыкса, тиз арада хәл итәрлек булсын. Безне алда икеайлык көтә, аны исәпкә алганда, хәзер чүпләр тагы да артачак әле. Апрельдә һәм майда калдыкларны юк итү буенча четерекле сораулар туа, шуңа күрә вәзгыять бик җитди».

Евгений Чекашов билгеләп үткәнчә, Казанда ел башыннан 1,6 млн куб.м каты көнкүреш калдыгы чыгарылган – әгәр дә әлеге чүпләрне йөк вагонына төясәң, моның өчен 18 меңнән артык вагон кирәк булыр иде. Менә шундый чагыштыру! Кар күп яву сәбәпле, каты көнкүреш калдыкларын түгү белән бәйле җитди мәсьәләләр килеп чыккан, әмма хәзерге вакытта вәзгыять җайга салынган, тотрыкланган. Көндәлек биремнәр 95% ка үтәлә, бу план күрсәткечләреннән 3-4% ка гына калыша. Линиядә көн саен ике сменага 120 чүп ташу машинасы, 120 машина йөртүче һәм 175 йөк ташучы билгеләнгән.

«Узган кыш айларында күзәтелгән катлаулы һава шартлары безнең автопарк һәм хезмәткәрләр өчен җитди сынау булды. Без 28 декабрьдән бирле көчәйтелгән режимда эшлибез. Бу вакыт эчендә шәһәр махсус шартларда дүрт тапкыр кардан чистартылды, һәм без һәр очрак өчен логистиканы үзгәртеп, өстәмә рәвештә техника төркемен көчәйттек», - дип хәбәр итте чыгыш ясаучы.

Ул бер адреста эшләү вакытының 7 минуттан 30 минутка кадәр артуын, кайбер очракларда бурычларның үтәлми калуын җиткерде. Чүп түгү эшендә катнашкан техниканың бер өлеше, карда батып калып, зыян күргән. Кадрлар мәсьәләсендә дә үзгәрешләр бар: ике ай эчендә 34 машина йөртүче һәм 45 йөк ташучы (экипаж составының 30% ы) эшнең күп булуы аркасында эштән китү турында гариза язган, шулай ук гыйнвардан мартка кадәр хезмәткәрләрнең авырып дәвалануын раслый торган 234 документ рәсмиләштерелгән. Диспет һәм сервис хезмәте тәүлек буе эшләгән.

«Эш бик күп булган көннәрдә без, торак һәм социаль сектордан чүп түгү эшенә зыян китермәү максатыннан, машиналарны төрләргә бүлеп һәм эре габаритлы калдыкларны җыю маршрутларыннан алырга мәҗбүр булдык. Бу төрләргә бүлеп җыела торган һәм эре габаритлы калдыкларның вакытлыча туплануына китерде», - дип аңлатты Евгений Чекашов. Линиядәге чүпләрне түгү эше җайга салынганнан соң, төбәк операторы сары челтәрләрдәге һәм эре габаритлы калдыкларны чыгару мәсьәләсен хәл иткән.

Ел башыннан махсус техника ярдәмендә 4 меңнән артык чистарту эше башкарылган. Эш район администрацияләре һәм идарәче компанияләр белән бергә, шулай ук мөрәҗәгатьләрне күзәтү һәм тикшерү аша алып барылган. Шикаятьләрнең барысы да теркәлә, адреслар оператив рәвештә планга өстәлә бара.

Евгений Чекашов билгеләп үткәнчә, җыелган калдыкларны юк итү өчен өстәмә ресурслар җәлеп ителгән. Рейслар саны арттырылган, линиядәге экипажлар сайлау алымы белән эшли. Эшкә 14 үзбушаткыч, 7 төягеч һәм өч ломовоз җәлеп ителгән.

«Вәзгыять контрольдә тотыла. Барлык көчләр дә пландагы күрсәткечләргә ирешүгә һәм штат режимында тотрыклы эшләүгә юнәлдерелгән», - дип сүзен йомгаклады Евгений Чекашов.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 23.03.2026
Видеорепортаж
23.03.2026 11:43
Февральдә шәһәр халкыннан калдыкларны юк итү мәсьәләләре буенча 400 дән артык мөрәҗәгать алынган
Барлык яңалыклар