Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.07.2022, 13:46

Рөстәм Гафаров: «Без предприятиеләребез өчен яңа грамоталы белгечләр плеядасы әзерләү өстендә эшлибез»

Яңа уку елында Казанның югары уку йортларына 20 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән, иң күбе – инженер-техник һәм педагогик юнәлешләргә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU , 11 нче июль, Юлия Летникова). Яңа уку елына Казанның югары уку йортларына 20 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән – узган ел белән чагыштырганда 3 меңгә күбрәк. Иң күбе студентлар бушлай инженер-техник һәм педагогик юнәлешләр буенча укыячак. Эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров билгеләп үткәнчә, Казанда инженер белемен үстерүгә зур игътибар бирелә.

«Казан өчен, сәнәгать шәһәре буларак, инженер-техник юнәлешләрдә бушлай белем алу өчен урыннар саны арту бик мөһим», - диде Р.Гафаров. Казанда мәктәп яшеннән үк балалар ил икътисадын үстерүдә инженерлык эшчәнлегенең әһәмиятен аңласын өчен күп эшләр эшләнә – профильле класслар, кванториумнар, яшүсмерләр клубларында яңа техник юнәлешләр булдырыла. «Без предприятиеләребез өчен яңа белемле белгечләр плеядасы әзерләү өстендә эшлибез. Бүгенге көндә бу шәһәр, республика һәм ил өчен мөһим бурычларның берсе», - дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе.

Бюджет урыннары саны буенча гадәттәгечә Казан федераль университеты (5616), Казан милли тикшеренү технология университеты (4028), Казан милли тикшеренү техник университеты (2397) һәм Казан дәүләт энергетика университеты (1514) алда бара. 217 бюджет урынын дәүләткә карамаган югары уку йортлары, шул исәптән В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты, «ТИСБИ» идарә университеты һәм Иннополис университеты алды, дип сөйләде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә дә бюджет урыннары артты. «Яңа уку елында 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 16 мең 394 укучы көллияттә бушлай укый алачак, бу узган ел белән чагыштырганда 3% ка диярлек күбрәк. Студентлар түләүсез нигездә машина төзелеше, сервис һәм туризм, техника һәм төзелеш технологияләре, сәламәтлек саклау юнәлешләре буенча белем алачак», - дип билгеләде Г.Сәгыйтова.

Исегезгә төшерәбез, быел Казан мәктәпләрен 18 мең яшь казанлы тәмамлады, шуларның 11 мең 800 е тугызынчы сыйныфны һәм 6017 се унберенче сыйныфны тәмамлаучылар. 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы җиде укучы һәм 11 нче сыйныфны тәмамлаучы тугыз укучы – Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан мәҗбүри күченүчеләр. «Аларга БДИ тапшыру мәҗбүри булмады, чөнки алар өчен югары уку йортларында эчке имтиханнар каралган. Ә булачак студентлар бюджет урыннарына махсус квота буенча алыначак», - дип аңлатты Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

Югары уку йортларына кабул итү кампаниясе 15 нче июльгә кадәр, көллиятләрдә 15 нче августка кадәр дәвам итәчәк. Абитуриентлар документларын почта аша, мәгариф учреждениеләре сайтлары аша, шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында «Поступление в вуз онлайн» сервисы аша бирә ала. Элеккегечә, мәктәпне тәмамлаучылар документларын биш университетка тапшыра ала, ничә юнәлеш буенча икәнен һәрберсендә учреждение мөстәкыйль рәвештә билгели, әмма уннан артмый. «Беренче булып югары уку йортлары максатчан юнәлеш буенча абитуриентларны, льготникларны, отличникларны һәм олимпиадникларны, аннары конкурс нигезендә төп бюджет урыннарына абитуриентларны кабул итәчәк. БДИ буенча укырга керүче булачак студентларны кабул итү 3-9 нчы август көннәрендә узачак», – дип сөйләде Гүзәл Сәгыйтова.

Быел кабул итү кампаниясендә яңалыклар да бар – 18 яшьтән өлкәнрәк укырга керүчеләр югары уку йортларының кабул итү комиссияләрендә документларны үзләре имзалый алачак. Элегрәк бу хокук абитуриентларның законлы вәкилләрендә булган. Түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү турындагы килешүгә кул кую ата-аналар һәм опекуннарда кала. Моннан тыш, быел кабул итү комиссиясе ГТОның көмеш һәм бронза значокларын кабул итә, ә таныклыкны спорт министрлыгы боерыгыннан бүләкләү турындагы өземтә белән алыштырырга мөмкин.

Үзгәрешләр Казан югары ук йортларында гамәлгә ашырыла торган белем бирү программаларына да кагылды. «Быел КНИТУ-КХТИда ике диплом программасы барлыкка килде. «Полимерларны эшкәртү һәм технологияләре» юнәлеше буенча белем алучы студентлар, беренче ике курсны уңышлы тәмамлап, гариза бирә һәм Кытайда өченче һәм дүртенче курсларда укуларын дәвам итә алалар. Уку тәмамланганнан соң, чыгарылыш студентлары ике диплом алачак – Россия һәм Кытай» - дип билгеләп үтте Г.Сәгыйтова.

Һөнәри белем бирү учреждениеләрендә материаль-техник базаны үстерүгә зур игътибар бирелә. Әйтик, «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында «Яшь профессионаллар» проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә агымдагы елда Казан автотранспорт техникумы базасында һәм Казан радиомеханика көллиятендә мастерскойлар барлыкка киләчәк. Биналарны ремонтлау һәм заманча укыту-лаборатор һәм җитештерү җиһазлары белән тәэмин итү планлаштырылган. «Бу укучыларга алган белемнәрен практикада үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Мастерскойларда студентлар транспорт һәм логистика, сәнәгать һәм инженер технологияләре, мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр, социаль өлкә юнәлешләре буенча белем алачак», - дип сөйләде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

Бүгенге көндә Казанда 30 югары уку йортында һәм 33 урта һөнәри белем бирү учреждениесендә белем алучы 165 мең студент исәпләнә. Шулардан университетларда укучы 901 студент, көллиятләрдә белем улучы 847 укучы – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр.

2021 елда беренче курска 46 мең 364 студент кабул ителгән, бу узган ел белән чагыштырганда 15 мең 712 кешегә күбрәк. Шул ук вакытта Казан студентларының өлеше арткан – БДИ буенча югары балл алган 126 укучының 67 се үз шәһәрендә укырга калган. Казанда чит шәһәрләрдән һәм чит ил студентларының өлеше элеккечә 1,5 тапкырга күбрәк, бу югары уку йортларына ихтыяҗ зурлыгы һәм Казан мәгарифенең дәрәҗәсе турында сөйли.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 11.07.2022
Видеорепортаж
11.07.2022 12:37
Казан югары уку йортларына узган елга караганда 3 меңгә күбрәк бюджет урыны бүлеп бирелгән

Барлык яңалыклар