В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2025 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирүдә 133,5 мең шәһәр кешесе катнашкан
Фото: Марат Мөгыйнов
«Тавыш бирүдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт. Темадан ерак булган шәһәр халкы мондый чараның җитдилеген аңламый. Кемдер аны уен дип кабул итә. Әмма паркларны төзекләндерүдә кызыксыну белдерүдән тыш, казанлылар шул рәвешле шәһәргә әлеге проектларны гамәлгә ашыру өчен федераль хөкүмәттән финанслау алырга ярдәм итә. Димәк, бу, чыннан да, бик нәтиҗәле һәм кирәкле механизм», – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров. Ул аппарат җитәкчесе Булат Алиевка һәм аның урынбасары – кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Ирина Бочковага, шулай ук башка хезмәткәрләргә халыкка мәгълүмат җиткерүдә булышлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
«Федераль хөкүмәтнең мантыйгы гади: халкы актив булган шәһәрләргә акча бүлеп бирелә. Әгәр дә кешеләр үз паркларын төзекләндерелгән итеп күрергә тели һәм тавыш бирүдә актив катнаша икән, димәк, аларга карата да тиешле мөнәсәбәт булачак. Без үз мисалыбызда әйтә алабыз, вандализмны, кызганычка каршы, әле тулысынча җиңә алмадык, әмма парклардагы милекне, яшеллекне, кече архитектура формаларын бозу очраклары саны бермә-бер кимеде. Ял культурасы арта, күпчелек халык төзекләндерелгән паркларга сакчыл карый башлады», – дип өстәде Рөстәм Гафаров.
Башкарма комитет җитәкчесе шулай ук шәһәрнең парклар һәм скверлар дирекциясе эшен билгеләп үтте. «Кайчандыр бездә моның өчен бөтенләй акча юк иде. Хәзер алар паркларны карап тоту өчен ел саен бүлеп бирелә торган бюджеттан тыш, үзләре дә акча эшлиләр», – диде ул.
Тавыш бирүдә быел бөтен республика буенча 422 мең кеше катнашкан, шул исәптән 133,5 мең казанлы, бу 14 яшьтән өлкәнрәк шәһәрлеләрнең 12% ы дигән сүз. Узган ел әлеге күрсәткеч 112 мең һәм 10% иде.
Казан буенча сораштыруда катнашучыларның 33,4 меңе – 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге яшьләр. Үсеп килүче буын шәһәр паркларын һәм скверларын төзекләндерү белән чын-чынлап кызыксынуын ел саен дәлилли – узган ел алар тарафыннан 28,9 мең тавыш бирелгән.
Казаннан барлыгы 24 объект тәкъдим ителде, алар исемлеккә халыктан килгән мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып кертелде. Тавыш бирү лидеры – Зур Акчарлак күле (икенче чират), аның өчен 15 мең казанлы тавыш биргән. Биредә беренче чират кысаларында планлаштырылган эшләр быел башланды.
Сораштыру нәтиҗәләре буенча икенче урында – Петров паркы (икенче чират). Әлеге җәмәгать киңлегендә эшне дәвам итү өчен 12,8 мең казанлы тавыш биргән. «Быел беренче этап кысаларында реконструкция балалар мәйданчыгы зонасында башланды», – дип уртаклашты Игорь Куляжев.
Нокса урманы да халык игътибарыннан читтә калмаган. Бу объектның язмышы 11,2 мең кешене борчый. Мәйданы 13 гектарны тәшкил иткән территория Нокса Авышлыгы, Юлиус Фучик һәм Академик Завойский урамнары белән чикләнә.
Беренче бишлеккә шулай ук Төньяк вокзал янындагы сквер һәм Дан скверы (икенче чиратлар) да эләккән. Беренче җәмәгать киңлегендә быел төзекләндерү эшләре инде башланды, ә икенчесендә ул 2015 елда республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.
Моннан тыш, шәһәрлеләр үз вариантларын да тәкъдим итә алган. 12,3 мең кеше әлеге мөмкинлектән файдаланган (узган елгы күрсәткеч – 11,3 мең катнашучы). «Безгә бу мәгълүматны өйрәнергә кирәк», – дип аңлатма бирде әлеге уңайдан Игорь Куляжев.
Исегезгә төшерәбез, паркларны һәм скверларны төзекләндерү өчен тавыш бирү «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында 15 нче марттан 30 нчы апрельгә кадәр узды. Ул гражданнарның төзекләндерү мәсьәләсендә турыдан-туры катнашу һәм үз фикерен белдерү механизмы булып тора.
Камилә Вилданова