Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.10.2023, 18:00

Рөстәм Миңнехановка һәм Илсур Метшинга кунакханә комплексы төзелеше проектын тәкъдим иттеләр

ТР Рәисе 2024 елның октябрендә Казанда узачак БРИКС илләре саммитына беренче ике объектны төзергә кушты

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче октябрь, Камилә Вилданова). Казан Ратушасында Миллениум күпере янында яңа күпфункцияле комплекс проектын тәкъдир итү булды. Үзенең архитектура-шәһәр төзелеше концепциясен танылган Россия архитекторы Сергей Скуратов Татарстан Рәисенә Рөстәм Миңнехановка һәм республика башкаласы Мэры Илсур Метшинга тәкъдим итте.

Шәһәр башлыгы, презентацияне ачып, Казанда номерлар фонды җитмәвен аңлатты. «Халыкара чаралар һәм республика Рәисенең игътибары ярдәмендә шәһәрнең танылуы гына түгел, ә аның туристлык планында ихтыяҗы да арта. Узган ел без 3,5 миллион турист кабул иттек, һәм ел саен агым арта гына бара. Бүген бездә кунакханәләр һәм отельләр җитми, бигрәк тә яңа ел һәм май бәйрәмнәрендә кытлык сизелә. Шәһәр яңа объектларга мохтаҗ», - дип хәбәр итте Казан Мэры.

Сергей Скуратов сөйләвенчә, кунакханә комплексы биш бинадан торачак. «Безнең бурыч – әлеге участокны массив корылмалар белән артык йөкләмәү иде. Шуңа күрә биналар төрле катлы булачак һәм киңлек саклансын өчен төрле линияләрдә урнашачак. Ачык стилобат аша Казансу ярына күренеш ачылачак, кабул итәргә җиңелрәк булсын өчен, биналарның архитектура кыяфәтенең бер үзенчәлеге түгәрәкләнгән почмаклар булачак, шулай ук «сытылган фасад» эффекты да булдырылачак, дип билгеләп үтте архитектор. Биналар арасында ял итү урыннары белән киңлек төзекләндереләчәк, аның аша шулай ук Казансу ярына кадәр үтәргә мөмкин булачак. Яр буен төзекләндерү һәм яшел зона булдыру күздә тотыла.

Яңа кунакханә комплексының урнашуы туристлар җәлеп итүчәнлегеннән һәм транспорт белән тәэмин ителешеннән чыгып сайлап алынган – янәшәдә күзәтү тәгәрмәче, аквапарк, «Казан» гаилә үзәге, ерак түгел Казан Кремле һәм шәһәрнең бөтен үзәк өлеше урнашкан.

Рөстәм Миңнеханов, тулаем алганда, тәкъдим ителгән проектны уңай бәяләде, бетерү өчен кайбер искәрмәләрне билгеләп үтте. Ул кунакханәләрнең беренче ике бинасын киләсе елның октябрендә Казанда узачак БРИКС саммитына төзергә кушты. Исегезгә төшерәбез, ул Татарстан башкаласында Россия Президенты Владимир Путин карары буенча узачак, 26 дәүләт башлыкларының, шул исәптән Кытай, Һиндстан, Бразилия, Көньяк Африка Республикасы һәм башкаларның катнашуы көтелә. Рөстәм Миңнеханов шулай ук территорияне һәм яр буе территориясен төзекләндерүне, кунакханә комплексына керү юлларын булган трафик артык йөкләнмәслек итеп төзүне йөкләде.

Сергей Скуратов – Халыкара архитектура академиясе академигы, Россия Архитекторлар берлеге әгъзасы, ЮНЕСКО һәм Халыкара архитектура академиясе конкурсларының гран-при һәм башка күп кенә Россия һәм халыкара конкурслар һәм смотрлар лауреаты. Һөнәри эш тәҗрибәсе – 44 ел. Ул – «Sergey Skuratov Architects» компаниясенә нигез салучы һәм иҗади җитәкчесе. 70 тән артык төзелгән бина һәм комплекс авторы.

Казанда Сергей Скуратов KravtGroup заказы буенча «Яр Парк» комплексын проектлаган, ул сүтелгән «Ривьера» күңел ачу комплексы урынында яңа проектланган объект белән янәшә урнашачак.

Барлык яңалыклар