Бүгенге көндә республика башкаласында өлешчеләргә федераль ярдәм күрсәтү программасы буенча 7 эре объектта эшләр алып барыла.
ыла. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый бурыч куйды. Аерым алганда, беренче кварталда объектларда төзелеш-монтаж эшләрен тәмамлау күздә тотыла. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин сөйләде.
Бүгенгә республика башкаласында 2019 елның 1-нче июленнән Россиядә гамәлдә булган өлешчеләргә ярдәм итү федераль программасы буенча 7 эре объектта – «свей» йортларында – Четаев урамындагы өченче һәм алтынчы, шулай ук Достоевский, 57 урамнарындагы йортта һәм «фон» йортларында – «МЧС» торак комплексында икенче, өченче һәм дүртенче йортларда һәм бишенче йортта «Молодежный» торак комплексында эшләр алып барыла. Объектларның торак мәйданы 200 мең кв.метрдан артык тәшкил итә – бу республикада төзелә торган йортларның гомуми мәйданының 10%-ыннан артыгы. «Әлеге 7 объектны төзү 9 млрд. сумга бәяләнә. Йортларны тапшырганнан соң фатир ачкычларын 2190 алданган пайчы алачак», – диде Рөстәм Нигъмәтуллин.
Ул искә төшергәнчә, федераль программа алданган өлешчеләрнең йортларын Россия һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан формалаша торган «Өлешле төзелештә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды» гавами-хокукый компаниясе акчалары исәбеннән финанслауны күздә тота. Шул рәвешле әлеге җиде йортны төзеп бетерү өчен федераль финанслауның өлеше 6 млрд 39 млн сум тәшкил итә, республика финанславында – 3 млрд 54 млн сум.
«Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов куйган стратегик бурыч – быел барлык проблемалы өлешле объектлар төзелешен тәмамлау», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары. Аерым алганда, беренче кварталда барлык җиде объектта да төзелеш-монтаж эшләрен тәмамларга кирәк.
Төзүче «Свей» фирмасы булган ике йорт – өченче һәм алтынчы йорт турында сөйләгәндә, Р.Нигъмәтуллин, узган ел ахырында Татарстан Республикасы Президенты әлеге ике объектның өлешчеләренә ярдәм итү карарын кабул итте, дип билгеләп үтте. Исегезгә төшерәбез, өлешчеләр бу йортларда төзелеш документациясе һәм төзелешкә рөхсәт каралмаган 350-гә якын фатир сатып алганнар. Мондый өлешчеләргә компенсация йортларында фатирлар биреләчәк. «Хәзерге вакытта ярдәм күрсәтү критерийларын билгеләү өчен норматив-хокукый база, зыян күргән гражданнар реестрын алып бару тәртибе, ярдәм күрсәтү механизмы эшләнә. Җир кишәрлекләре, өлешләп түләүчеләр алырга тиешле фатирлар мәйданын исәпкә алып, проектлар сайлап алына, – дип сөйләде Р.Нигъмәтуллин. – Компенсация йортларын төзү бәясе 1 млрд сумнан артык тәшкил итәчәк».
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары ассызыклаганча, узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан алданган өлешчеләр проблемасын хәл итү һәм файдалануга тапшыру динамикасы буенча Россиядә алтынчы урынны алды. Әйтик, 2020 елда республика программасы буенча 7 проблемалы йорт буенча 398 алданган өлешченең хокуклары 990 млн сумга торгызылган. Мәсәлән, Питрәч районының Көек авылында алданган өлешчеләр проблемасы тулысынча хәл ителде – декабрьдә «Яшьлек» микрорайонының соңгы ике проблемалы объекты, шулай ук Яр Чаллыда тапшырылды. Казанда узган ел Нокса авышлыгындагы «Яшьләр» торак комплексының икенче «фон» йортының ике чираты файдалануга тапшырылган. Төзелешне тәмамлау бәясе 290 млн сумны тәшкил иткән. Яңа подрядчыга алмашка – «Ак таш»ка – Ферма шоссесы районында җир кишәрлеге бүлеп бирелгән.
Хәзерге вакытта Казан объектларыннан тыш Алабугада бер йорт кала, анда 24 өлешче фатирлар сатып алган. Ул республика программасы буенча төзелеп бетә. «Төзелешне тәмамлау максатларында җир кишәрлекләрен бүлеп бирүнең республика механизмы үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте, һәм без бу мәсьәлә буенча Россиядә алдынгы урыннарның берсен алып торабыз», – дип билгеләп үтте Р.Нигъмәтуллин.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары шулай ук Казандагы тагын бер проблемалы объект – Комиссар Габишев урамындагы «Мелодия» торак комплексы йорты (төзүче Пик+ ААҖ) белән бәйле вәзгыять турында сөйләде. Хәзерге вакытта төзүче эш алып бара. «Әмма эш темплары түбән булганга, өлешчеләргә фатир бирү сроклары үтәлмәде, федераль фондка йорт салучының банкротлыгы турында игълан итү өчен мөрәҗәгать юлланды, – дип аңлатты Р.Нигъмәтуллин. – Төзүченең банкротлыкка чыгару процедурасы – алга таба федераль механизм өчен төзелешне тәмамлау өчен кирәкле шарт». «Әгәр дә без ныклап юридик процедураларны үтәсәк, план – агымдагы елда бу йортны шулай ук тәмамлау», – дип өстәде ул. Аның сүзләренә караганда, йорт буенча төзелеш эшләре күп түгел, парковка буенча эшләр зур күләмдә. Әйтик, якынча 30 млн сум йортны төзеп бетерү өчен һәм 90 млн сумга якын парковка өчен кирәк.
Элегрәк, 2016 елдан 2019 елга кадәр, Татарстанда 3884 алданган өлешче өчен 29 объект файдалануга тапшырылган.