Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.02.2020, 18:02

Рөстәм Миңнеханов төзүче компанияләр вәкилләре белән очрашты

Чарада Ирек Фәйзуллин, Алексей Песошин, Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.


(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче февраль). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Биектау районы территориясендә үз эшчәнлеген алып бара торган эре төзүче компанияләр вәкилләре белән чираттагы очрашуны уздырды. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов, «ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциягә нигезләнмәгән оешмасының башкарма директоры Марат Зарипов, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм башкалар катнашты. Рөстәм Миңнеханов агымдагы елда һәм киләчәктә 2024 елга кадәр торак тапшыру буенча төзелеш компанияләренең планнарын тыңлады. Исегезгә төшерәбез, бу вакытка Татарстанга торак төзелешенең еллык күләмен 3,6 млн.кв. метрга кадәр арттырырга кирәк. Төзүчеләр төзелеш тармагының эскроу-счетлар механизмына күчүенә бәйле сорауларын бирделәр, шулай ук төзелешнең үзкыйммәтен киметү буенча кайбер чаралар тәкъдим иттеләр, бу базарда ихтыяҗның артуына ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Республика башлыгы, үз чиратында, төзелеш компанияләренең барлык тәкъдимнәре РФ Дәүләт Советының торак өлкәсен үстерү буенча эш төркеме кысаларында федераль дәрәҗәгә җиткереләчәк, дип билгеләп үтте. Исегезгә төшерәбез, эшче төркемне Татарстан Президенты җитәкли.

Барлык яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов төзүче компанияләр вәкилләре белән очрашты

<p> <img width="870" src="https://www.kzn.ru/upload/iblock/611/870.jpg" height="653"><br> </p> <p> (Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче февраль). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Биектау районы территориясендә үз эшчәнлеген алып бара торган эре төзүче компанияләр вәкилләре белән чираттагы очрашуны уздырды. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов, «ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциягә нигезләнмәгән оешмасының башкарма директоры Марат Зарипов, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм башкалар катнашты. Рөстәм Миңнеханов агымдагы елда һәм киләчәктә 2024 елга кадәр торак тапшыру буенча төзелеш компанияләренең планнарын тыңлады. Исегезгә төшерәбез, бу вакытка Татарстанга торак төзелешенең еллык күләмен 3,6 млн.кв. метрга кадәр арттырырга кирәк. Төзүчеләр төзелеш тармагының эскроу-счетлар механизмына күчүенә бәйле сорауларын бирделәр, шулай ук төзелешнең үзкыйммәтен киметү буенча кайбер чаралар тәкъдим иттеләр, бу базарда ихтыяҗның артуына ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Республика башлыгы, үз чиратында, төзелеш компанияләренең барлык тәкъдимнәре РФ Дәүләт Советының торак өлкәсен үстерү буенча эш төркеме кысаларында федераль дәрәҗәгә җиткереләчәк, дип билгеләп үтте. Исегезгә төшерәбез, эшче төркемне Татарстан Президенты җитәкли. </p>