Россия көненә багышланган тантана Казан Кремлендә узды
Фото: ТР Рәисенең матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU 12 нче июнь) Рөстәм Миңнеханов республиканың күренекле кешеләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Россия көненә багышланган тантана Казан Кремлендә узды. Бүләкләнүчеләр арасында А.Вавилов исемендәге лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм итү хәйрия фондын оештыручы Владимир Вавилов та бар.
Сәламләү сүзендә төбәк башлыгы бүген күренекле татарстанлыларны – төрле буын һәм һөнәр вәкилләрен хөрмәтләүләрен билгеләп үтте. ТР Рәисе бүләкләнүчеләргә республика файдасына хезмәтләре һәм ил үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
«Бүген Татарстан – Россиянең терәк субъектларының берсе, регион – күп күрсәткечләр буенча лидер. Бу илебез Президенты Владимир Путин һәм Михаил Мишустин җитәкчелегендәге федераль хөкүмәт ярдәме булмаса мөмкин булмас иде», – диде ул.
Чарада махсус хәрби операциядә катнашучылар катнашты. «Батырлыгыгыз, каһарманлыгыгыз һәм Ватанга тугрылыгыгыз өчен рәхмәт! Без сезнең белән горурланабыз!»,- дип мөрәҗәгать итте аларга ТР Рәисе. Шулай ук бүген югары танк һәм Суворов училищелары командалары составы остазларын хөрмәтләделәр. «Туган ил бу уку йортларын тәмамлаучыларны кая гына җибәрмәсен, алар һәр җирдә намус, фидакарьлек, чын батырлык үрнәгенә әвереләләр», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Төбәк башлыгы хокук саклау органнары һәм суд системасы хезмәткәрләренә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде: «Сезнең Ватанга хезмәт итүегез дәүләтебез үсешенә һәм иминлегенә бәяләп бетергесез өлеш кертә».
Ул шулай ук Кремль залында Татарстан өчен традицион конфессия вәкилләре булуын билгеләп үтте. «Безнең республикада төрле дин кешеләре тыныч һәм тату яши. Күпчелек очракта бу төп, безнең барыбыз өчен уртак кыйммәтләрне нәкъ менә дини остазлар тәрбияли», - диде төбәк башлыгы.
Татарстан Рәисенең җәмәгать эшлеклеләренә, шул исәптән Владимир Вавиловка аерым рәхмәт сүзләре җиткерелде. «Бүгенге көндә җәмәгатьчелекнең активлыгы аркасында җәмгыять яхшы якка үзгәрә, үзара ярдәм һәм волонтерлык культурасы үсә», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Традицион рәвештә бүләкләнүчеләр арасында фән һәм сәламәтлек саклау, сәнәгать, төзелеш һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бар иде. «Сезнең иҗади хезмәтегез – үсеп килүче буын өчен иң яхшы үрнәк. Сайлаган эшегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт. Сезнең казанышларыгыз – күпьеллык намуслы хезмәт нәтиҗәсе. Сезнең уңышларыгыз дәвам ителер дип ышанам», – диде ТР Рәисе һәм тантанада катнашучыларны бүләкләре белән котлады.
ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары буенча.