Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.05.2021, 16:26

Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның бүләкләрен аларның туганнарына тапшырды

Казанда тантаналы чарада А.Песошин, Ф.Мөхәммәтшин, А.Сәфәров һәм И.Метшин булды.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май). М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган бәйрәм концерты булды. Аңа Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм һәлак булганнарның туганнары чакырылган иде. Тантана барышында Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларының бүләкләрен аларның туганнарына тапшырды. Бәйрәм чарасында шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Казан Мэры Илсур Метшин да булды.

Рөстәм Миңнеханов, җыелучылар алдында чыгыш ясап, Җиңү көне – үзенчәлекле бәйрәм, дип ассызыклады. «Һәр гаиләдә үз геройларын хәтерлиләр һәм хөрмәт итәләр. Аларның исемнәре мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак. Аларның батырлыгы турында без балаларыбызга, оныкларыбызга, оныкчыкларыбызга сөйләячәкбез», – диде ул. Президент билгеләп үткәнчә, Җиңүгә юл озын һәм авыр булган. Йөзләгән мең татарстанлы тыныч киләчәк хакына гомерләрен биргән һәм сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган. Чарада катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды.

Рөстәм Миңнеханов өстәп әйткәнчә, Татарстан халкының хезмәт батырлыгы аерым игътибарга лаек: «Завод һәм фабрика хезмәткәрләре үзләрен аямыйча тәүлек буе станоклар янында торган, авыл хезмәтчәннәре фронтка миллионлаган тонна азык-төлек, табиблар һәм шәфкать туташлары йөзләгән сугышчының гомерен саклап калган. Җиңүгә бәяләп бетергесез зур өлешне фән һәм иҗат интеллигенциясе вәкилләре дә керткән».

Ветераннарга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов аларга Бөек Җиңү, Ватан һәм киләчәк буын хакына сугышчан һәм хезмәт батырлыгы өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. «Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет, иминлек һәм иң изге теләкләр телим!» – дип өстәде ТР Президенты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында катнашучыларның туганнарына бүләкләү документларын тапшырды.

Фоторепортаж
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы чара
Барлык яңалыклар