Бүләкләү тантанасы шәһәр Думасының XXVIII сессиясендә узды
Фото: Марат Мөгыйнов
II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән Казан мэры ярдәмчесе Марат Сәлахов бүләкләнде. «Дуслык» ордены «Уңыш» идарәче компаниясе» ҖЧҖ директоры Альфред Вәлиевка тапшырылды.
«Гамәли оптика дәүләт институты» фәнни-җитештерү берләшмәсенең оптика цехы башлыгы Игорь Могилюк «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.
«ТРда җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале Казан шәһәр Думасы аппаратының Халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсенең халыкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Сания Сабитовага тапшырылды.
«ТРның Атказанган артисты» дигән мактаулы исемгә Казан шәһәр филармониясенең концертлар бүлеге солисты Әмир Әхмәдишин һәм артист-вокалист Анастасия Макарова лаек булдылар.
18 нче шәһәр дәваханәсенең участок терапевт-табибы Ләйсән Әхмәтовага – «ТРның Атказанган табибы», ә КФУның А.М.Бутлеров исемендәге Химия институты карамагындагы югары молекуляр һәм элементоорганик кушылмалар кафедрасы профессоры Ирина Галкинага «ТРның Атказанган уйлап табучысы» дигән мактаулы исем бирелде.
«ТРның Атказанган машина төзүчесе» дигән мактаулы исемгә Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе шомартучысы Вячеслав Гущин лаек булды. «ТРның Атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре» дигән мактаулы исем белән «Горводзеленхоз» тресты МУПнең яшел төзелеш эшчесе Илмира Минвәлиева бүләкләнде.
«ТРның Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә «Авиамедсервис» ЯАҖнең функциональ диагностика кабинеты шәфкать туташы Антонина Мәүлетова лаек булды. «ТРның Атказанган транспорт хезмәткәре» дигән мактаулы исем «КВАРТ» Кама-Идел резина техникасы акционерлык җәмгыяте автомобиль йөртүчесе Рафис Әминовка бирелде.
«ТРның Атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем белән Яңа Савин районының 89 нчы мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Наталья Костинаны бүләкләделәр. «ТРның Атказанган химигы» дигән мактаулы исем Казанның «Органик синтез» ГАҖнең баш инженер хезмәтенең махсуслаштырылган ремонты буенча ремонт производствосы башлыгы Виталий Харитоновка бирелде.