В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күчмә киңәшмәдә Алексей Песошин, Фәрит Хәнифов, Марат Айзатуллин, Рөстәм Гафаров һәм башкалар катнашты.
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июль). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда объектлар төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә үткәрде. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров һәм башкалар катнашты.
Киңәшмә барышында юл төзелеше объектлары каралды, алар буенча хәзер эшләр башкарыла. Шулай итеп, объектларның берсе – Несмелов урамыннан алып федераль әһәмияттәге «Идел» М7 (Горький Шоссесы дублеры) автомобиль юлы.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Вознесение тракты төзелешенең барышы белән танышты, ул Гвардия урамыннан «Идел» М7 автомобиль юлына кадәр узачак. Исегезгә төшерәбез, эшләр ике этапта узачак. Беренче участок Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр төзеләчәк. Вознесение тракты Казаннан М7 федераль трассасына чыгуның бишенче төп урыны булырга тиеш. Юл төзүнең фаразланган вакыты – биш ел.
Киңәшмәдә шулай ук Зур Казан боҗрасы участогы төзелеше турында да фикер алыштылар (Тихорецкая – Магистраль – Меховщиклар урамнары буенча).
Соңыннан Рөстәм Миңнеханов Мирный бистәсендә чаңгы узышлары һәм биатлон буенча күнекмәләр һәм ярышлар үткәрү өчен спорт комплексы төзелеше барышы белән танышты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.