В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар арасында шәһәрнең Киров районындагы XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы мәдәни мирас объекты бар.
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте
XIX гасыр азагы – XX гасыр башы административ бинасы (25 нче Октябрь ур., 5) мәдәни мирас объекты статусына ия һәм дәүләт тарафыннан саклана. Бүгенге көндә корылма бикләнгән. Олеся Балтусова хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта бинаны алга таба эксплуатацияләү һәм куллану өчен оешмаларга, предприятиеләргә тапшыру мөмкинлеге мәсьәләсе карала.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов шәһәр үзәгендәге ике объект белән танышты. Шуларның берсе – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник тире-венерология диспансеры бинасы (Большая Красгая ур., 11). Бина авария хәлендә һәм файдаланылмый, аның тузуы 100% тәшкил итә. Корылманы реконструкцияләргә планлаштыралар, ә диспансер башка бинага күчәчәк.
Большая Красная ур., 68/25 адресы буенча урнашкан икенче объект – Казан хореография училищесы карамагында. Бүгенге көндә учреждение киңәйтүгә мохтаҗ, техник бирем бар инде – мәйданнарны зурайтып һәм киләчәктә төп бина белән берләштереп, бинаны реконструкцияләү мөмкинлеге карала. Олеся Балтусова бинаның тарихи һәм архитектур кыйммәткә ия булуын, Большая Красная урамына чыга торган фасадларны саклап калу күздә тотылуын ассызыклады.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов төзелеп бетмәгән ике объектны карады. Профессор Мөхәммәдьяров урамындагы бина Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумына беркетелгән, Ясенева урамындагы икенче бина – административ-көнкүреш корпусы. Очрашу нәтиҗәләре буенча ике бинаны да Казан шәһәре ихтыяҗлары өчен тапшыру турында карар кабул ителде. Корылмаларны норматив хәлгә китергәннән соң, биредә социаль-мәдәни оешмалар, спорт һәм балалар үзәкләре урнашачак.
Соңыннан Р.Миңнеханов Димитров ур., 6 адресы буенча урнашкан Халыкара сервис көллияте бинасын карады, бүгенге көндә ул авария хәлендә. Киңәшмәдә корылманы сүтү карары кабул ителде, ә җир кишәрлеген Дәүләт торак фондына торак программалары кысаларында файдалану өчен тапшырачаклар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.