Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.09.2019, 13:44

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте

Чарада республиканың дәүләт эшлеклеләре, депутатлар, сәнәгать предприятиеләре, иҗат интеллегенциясе вәкилләре һ.б. катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче сентябрь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Салих Сәйдәш исемендәге Зур концертлар залында Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм Россия төбәкләрендәге даими вәкилләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, сәнәгать предприятиеләр, югары уку йортлары вәкилләре, иҗат  интеллигенциясе, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Татарстанда икътисад һәм социаль өлкәдә уңай тенденцияләр күзәтелә, тормышка ашырыла торган программалар һәм проектлар республикага тотрыклы үсәргә ярдәм итә, дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов үзенең чыгышында. «Бу икътисадый потенциалга, инвестицияләр җәлеп итүгә, федераль үзәкнең һәм шәхсән илебез Президенты Владимир Владимирович Путинның милли проектларын һәм стратегик инициативаларын тормышка ашыруда актив катнашуга, аларның Татарстанга күрсәткән ярдәменә күрә мөмкин булды», - диде ТР Президенты.

Татарстанлыларның гражданлык активлыгы үсә һәм аларның  республикадагы үсеш-алгарыш процессында роле арта, дип билгеләп үтте ТР Президенты. Республика башлыгы фикеренчә, моны сайлауда төрле сәяси көчләрнең катнашуы, шулай ук сайлаучылардан бик күп тәкъдимнәр алынуы да дәлилли. «Республика Хөкүмәте һәм Дәүләт Советына бу тәкъдимнәргә йомгак ясауны һәм республика программаларын гамәлгә ашырганда алардан файдалануны йөклим», - диде Р.Миңнеханов.

Киләсе елда Татарстанда ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтеләчәк, дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов. «Әлеге юбилей республика төзелә башлаган елларга,  аның дан-шөһрәтле тарихына һәм хәзерге дәүләтчелегебезгә игътибарыбызны тагын да арттыра. Нәкъ менә шуңа да 2020 ел Татарстанда ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтү елы дип игълан ителде», - диде ТР Президенты РТ һәм якын арада юбилей чаралары программасы ачылачаклыгын, аның үз эченә халыкара, федераль дәрәҗәдәге социаль-мәдәни, фәнни проектлар һәм форумнар, тарихи һәм рухи мирасыбызны саклап калуга юнәлтелгән чараларны алуын ассызыклады.

Шулай ук ТР Президенты Казанның бу елда һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары буенча дөнья чемпионатын кабул итүен искә төшерде. «60 еллык тарихында Россиядә шушындый зур халыкара чара беренче тапкыр үткәрелде. Бу чараның Казанда зур уңыш белән узуы бик күпләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә мөмкин булды», - диде Р.Миңнеханов һәм чемпионат катнашучыларына һәм оештыручыларына рәхмәт белдерде.

ТР Президенты якын киләчәккә бурычлар да куйды.

«Татарстан Республикасының шанлы тарихы бар. Без үткәнебез белән горурланабыз, алдыбызга олы максатлар куябыз. Зур бурычларны бары тик нәтиҗәле, ныклап уйланылган карарлар нигезендә генә башкарып чыгарга мөмкин. Авырлыклардан курыкмыйча, бары алга барырга кирәк!» - диде Р.Миңнеханов үзенең чыгышы ахырында, юлламаның тулы тексты ТР Президенты сайтында урнаштырылды.

Барлык яңалыклар