ТР Президенты республика халкын Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады.
«Озак көтеп алынган шатлыклы да, бер үк вакытта авыр югалтулар ачысы белән сугарылган әрнүле дә әлеге сүзләрнең тантаналы кайтавазы бүген дә тынмый, шул афәтле чорда бөтен авырлыкны үз җилкәсендә күтәргән буын вәкилләренең һәм аларның дәвамчылары – Бөек Җиңү варисларының күңелен һәрчак дулкынландырып тора.
Дәһшәтле вакыйгалар турындагы бернинди уйдырма да, бернинди ялган да изге хисләребезгә күләгә төшерә алмаган кебек, совет солдатының Европаны һәм бар кешелекне фашизмнан коткаруга керткән искиткеч зур өлешен киметеп күрсәтү шулай ук берәүнең дә көченнән килми.
Бөек Җиңү безнең өчен тарихи дата гына түгел, бәлки шөһрәтле илнең данлы халкы, аның фидакарьлеге, түземлеге, кыюлыгы һәм рухи ныклыгы күрсәткече, гражданнар буларак тәңгәллегебезнең аерылгысыз бер өлеше, бөеклек тантанасы һәм бөтенхалык казанышы булып тора.
Татарстанлыларның тиңдәшсез батырлыгы Бөек Җиңү елъязмасының күп кенә шанлы сәхифәләрендә теркәлгән. Республика җиде йөз меңнән артык улын һәм кызын яу кырына озатты, шуларның яртысыннан күбрәге әйләнеп кайтмады.
Ил хөрлеге хакына кулына корал тотып илбасарларга каршы күтәрелгән, гарасат эчендә, завод цехларында, колхоз басуларында һәм конструкторлык бюроларында Җиңү көнен якынайткан һәркемне бүген без зурлап искә алабыз.
Бүген мөхтәрәм фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә аеруча ихлас теләкләремне җиткерәм: исән-сау, озын гомерле, көр күңелле, бәхетле булыгыз! Туган җиребездә башка беркайчан да сугыш уты дөрләмәсен, аяусыз орышларда яулап алынган Җиңү Байрагы, безгә горурлык өстәп, һәрчак югарыда җилфердәсен!
Кадерле татарстанлылар, сезгә тынычлык, сәламәтлек һәм иминлек телим. Бөек Җиңү Көне котлы булсын!» - диелә котлауда.