Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.02.2019, 18:29

Рөстәм Миңнеханов: "Без алга таба да эшче һөнәрләрнең абруен күтәрәчәкбез"

Казан буенча вакансияләр структурасында 65% артык эшче белгечлекләр алып тора.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль, Ксения Швецова). Казанның хезмәт базарында вакансияләр структурасында 65% артык эшче белгечлекләр алып тора. Аларны популярлаштыру өчен республикада WorldSkills-2019 дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында ресурс үзәкләре булдырыла. Якын арада эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен формалаштыру һәм арттыру эше дәвам итәчәк, дип белдерде бүген Казан шәһәре Думасының XXXII сессиясе утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Гомумән алганда, 2018 елда Казанда хезмәт базарындагы вәзгыять тотрыклы булды, дип сөйләде үз чыгышында Казан Мэры Илсур Метшин. Аның сүзләренә караганда, теркәлгән эшсезләр саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 14% кимрәк. Шул ук вакытта төзелеш һәм завод һөнәрләре хезмәткәрләренә дә ихтыяҗ зур.

"Эшче һөнәрләрне популярлаштыруда WorldSkills-2019 дөнья чемпионаты зур роль уйный, аны без августта Казанда кабул итәбез", – диде И.Метшин һәм дөнья чемпионатына илкүләм җыелма команда составына 47 Татарстан вәкиле кергән, аларның 30-ы – Казаннан, дип өстәде.

Чемпионатка әзерлек кысаларында ресурс һәм белем бирү үзәкләре булдырыла, аларда катнашучыларны ярышларга әзерләү бара, дип искәртте Татарстан Республикасы Президенты. "Без ресурс үзәкләрен булдыруны дәвам итәчәкбез. Аларның күбесе Казанда. Соңгы берничә елда без Казанда, Түбән Камада, Яр Чаллыда һәм башка шәһәрләрдә ресурс үзәкләрен заманча җиһазландырдык. Без алга таба да эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү һәм формалаштыру буенча эшләячәкбез, бу тема контрольдә кала", – дип нәтиҗә ясады Р.Миңнеханов.

Исегезгә төшерәбез, һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Татарстан башкаласында 22-27 августта узачак. Турнирның 56 компетенциясендә дөньяның 60 иленнән яшь белгечләр катнашачак.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының XXXII хисап сессиясе, 26.02.2019
Видеорепортаж
26.02.2019 14:37
Р.Миңнеханов Казан шәһәре Думасының XXXII хисап сессиясендә чыгыш ясады
Барлык яңалыклар