Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.05.2024, 10:44

Татарстан рәисе һәм Казан мэры Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар

Тантанада катнашучылар хәрби техниканың күргәзмә үрнәкләре белән танышты

Фото: Марат Мөгыйнов

Бүген Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы узды. Чарада ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин һәм яшьләр оешмалары вәкилләре катнашты.

Җиңү паркына килгәч, Рөстәм Миңнеханов ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен сәламләде һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы белән котлады. Тантанада катнашучылар Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына, шулай ук һәлак булган сугышчыларның Аналары һәм тол хатыннары монументына, Совет солдаты һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Соңрак кунаклар хәрби техниканың күргәзмә үрнәкләре белән танышты. РФ Герое Рәсим Баксиков Җиңү паркында күрергә мөмкин булган танкларның конструктив үзенчәлекләре һәм өстенлекләре турында сөйләде.

«Казан» К-403 су асты көймәсе янында кунакларны хәрби-диңгез флоты ветераннары көтә иде. Алар ел саен Җиңү көнендә традиция буенча истәлек мемориалы янында җыелалар. ТР рәисе диңгезчеләр белән фотога төште.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев, Казан гарнизоны гаскәрләре парадында катнашу өчен, «Чайка» ретро автомобиленә утырып, Меңьеллык мәйданына юл тоттылар. Автомобильгә ТР рәисенең әтисе ягыннан туганы Галимҗан Миңнехан улы Миңнехановның фотосы урнаштырылган иде.

Исегезгә төшерәбез, ТР башкаласында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы берничә урында билгеләп үтеләчәк, әмма төп локация – Меңьеллык мәйданы. Кунаклар биредә тарихи техника белән хәрби парад һәм «Җиңү көне» җырына театральләштерелгән тамаша карый алачак. Шулай ук бүген Җиңү паркында да чаралар планлаштырылган. Бәйрәм программасының хедлайнеры Россиянең халык артисты Дмитрий Певцов булачак.

Фоторепортаж
Татарстан рәисе һәм Казан мэры Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар
Видеорепортаж
09.05.2024 11:34
Татарстан рәисе һәм Казан мэры Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар
Барлык яңалыклар