Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.12.2023, 13:19

Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин Әнкара мэры Мансур Яваш белән очраштылар

Яклар эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерү һәм ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче декабрь). Бүген ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин Казан Кремлендә Әнкара шәһәре мэры Мансур Яваш белән очрашты.

Яклар булган мөнәсәбәтләрне үстерү һәм ныгыту, төрле юнәлешләр буенча эшлекле элемтәләрне һәм багланышларны үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов, Россия төбәкләренең берсе буларак, Татарстанның үсешенә Әнкараның игътибарлы булуы өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, Татарстан Россия – Төркия мөнәсәбәтләрен ныгытуга үз өлешен кертә.

«Без тугандаш халыклар арасындагы яхшы мөнәсәбәтләрне югары бәялибез, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Төркия һәм Россия дәүләтләре арасында да, төбәкара дәрәҗәдә дә товар әйләнеше арта. Узган ел йомгаклары буенча Төркия белән Татарстан арасында товар әйләнеше ике тапкырга артты, быел да уңай динамикага ия», - диде ТР Рәисе, аның сүзләрен республика башлагының матбугат хезмәте китерә.

Исегезгә төшерәбез, Әнкара һәм Казан 2017 елдан бирле тугандаш шәһәрләр булып тора.

Әнкара мэры Мансур Яваш Казанга ТР башкаласында 5-7 нче декабрьдә уза торган Казаныш халыкара архитектура-төзелеш форумында катнашу өчен килде. Ул 2024 елның октябрендә Казанда БРИКС илләре саммиты алдыннан бара. Зур урбанистик конгресста чит ил делегатлары, шул исәптән эре шәһәрләр мэрлары, архитекторлар, урбанистлар һәм башка халыкара белгечләр катнаша. Аерым алганда, БРИКС илләреннән Кытай, Иран, Һиндстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән экспертлар җәлеп ителгән. Шулай ук форум кысаларында Катар һәм Төркия вәкилләренең визиты булачак. Моннан тыш, чарага Россиядән 200 дән артык белгеч кушылачак.

Форумда 5 000 нән артык катнашучы көтелә. Төп темасы — «Милли үзенчәлекне чагылдыру» — аның барлык төп трекларында ачыла. Әйтик, программада шәһәрләрне үстерү һәм аларның уникаль кодын саклау стратегияләре белән бәйле халыкара кейслар турында фикер алышу һәм презентацияләү, креатив кадрларны җәлеп итү, эре транспорт проектларының төбәкләрне, табигый территорияләрне үстерүгә һәм җитештерү биналарын һәм зоналарын редевелопментлауга йогынтысы һәм башка күп нәрсәләр бар.

Барлык яңалыклар