Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.05.2023, 10:00

Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар

Тантанага Бөек Ватан сугышы ветераннары, яшь армиячеләр һәм яшьләр оешмалары активистлары җыелды.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы май). Җиңү паркында Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чаралар узды. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.

Җиңү паркында мәктәп укучылары, яшь армиячеләр һәм яшьләр оешмалары активистлары җыелды. Традиция буенча, тантанада катнашучылар Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына, шулай ук һәлак булган сугышчыларның Әниләре һәм Тол хатыннары монументына, Совет солдаты монументына чәчәкләр һәм веноклар салдылар.

К-403 «Казан» көймәсе янындагы паркта Россия Хәрби-Диңгез флоты ветераннары, «Татарстан Республикасы Диңгез җыелышы» иҗтимагый оешмасы әгъзалары да җыелды – алар истәлеккә фотога төштеләр.

Чара тәмамлангач, тантанада катнашучылар Меңьеллык мәйданына юл тоттылар, анда Җиңү көне уңаеннан Казан гарнизоны гаскәрләре парады узачак.

Фоторепортаж
Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар, 9.05.2023
Видеорепортаж
09.05.2023 10:52
Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар
Барлык яңалыклар