Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.05.2020, 13:54

Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылды

ТР Президенты һәм Казан Мэры Җиңү паркында агач утыртуда катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче май). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылды. Җиңү паркы территориясен 75 тал агачы бизи.

Агач утыртуда шулай ук ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте активистлары катнашты.

Акция кысаларында 22-нче июньгә кадәр Россиядә Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәр кеше истәлегенә 27 млн агач утырту планлаштырыла. Республика территориясендә фронттан өйләренә, туганнары һәм якыннары янына әйләнеп кайтмаган 350 мең татарстанлы истәлегенә 350 меңнән артык агач утыртылачак.

Агач утырту коронавирус пандемиясе чорында нигездә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның ведомствосындагы учреждениеләр көче белән уза. Эшләрнең бер өлешен «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәте һәм республика ватанпәрвәр оешмалары активистлары үз өстенә алды. Бүгенге көнгә проект 23 урманчылыкны, республиканың кайбер шәһәрләрен һәм торак пунктларын колачлады. Җиңү паркында 75 тал агачын утырту барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп, этаплап узды.

ТР Президенты матбугат хезмәте Рөстәм Миңнехановның: «Бик яхшы акция. Бу җиңү өчен, Ватаныбыз өчен, барыбыз өчен дә көрәшкән кешеләргә хөрмәт билгесе. Аларның күбесе әйләнеп кайтмады. Аларның батырлыгы турындагы хәтерне саклап калу бик мөһим», - дигән сүзләрен китерә.

Моннан тыш, бүген Рөстәм Миңнехановка парк территориясен төзекләндерү концепциясен тәкъдим иттеләр. Татарстан Президенты 9-нчы майда ачылачак Совет солдатына яңа һәйкәлне карады.

Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» акциясенә агачларны үз участокларында утыртып, барлык Казан халкы да кушыла ала.

ТР Президенты матбугат хезмәте фотосы

Фоторепортаж
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылдылар
Видеорепортаж
02.05.2020 13:43
Илсур Метшин Җиңү паркында «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылды
Барлык яңалыклар