Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.04.2023, 09:55

Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин Галиев мәчетендә узган бәйрәм намазында катнаштылар

Ураза гаете уңаеннан бәйрәм гыйбадәтен Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин үткәрде.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче апрель). Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин Галиев мәчетендә Ураза гаете уңаеннан узган бәйрәм намазында катнаштылар.

Бәйрәм вәгазен һәм намазын ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин үткәрде. Ул Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын укыды. Үз мөрәҗәгатендә дәүләт башлыгы мөселман оешмаларының милләтара һәм динара диалогны саклауга, үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә керткән өлешенең кыйммәтен билгеләп үтте.

Камил Сәмигуллин шулай ук ТР Рәисенең Ураза бәйрәме уңаеннан котлавын укыды. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ил өчен авыр вакытта традицион идеалларга һәм кыйммәтләргә тугры калу, иман, әхлакны ныгыту һәм үз гаиләң өчен җаваплы булу аеруча мөһим.

Үзенең вәгазендә мөфти яман теллелек темасына тукталды һәм ялган, тикшерелмәгән хәбәрләр, шул исәптән социаль челтәрләр аша, таратудан сакланырга кушты, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, 21 нче апрельдә мөселманнарның төп бәйрәмнәренең берсе – Ураза гаете билгеләп үтелә. Шәһәр халкын ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин котлады. Бәйрәм уңаеннан бүген Иске Татар бистәсендә «Рамазан-фест» фестивале узачак.

Видеорепортаж

Фоторепортаж
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин Галиев мәчетендә узган бәйрәм намазында катнаштылар
Барлык яңалыклар