Ярминкәдә кулай бәяләрдән ит, казылык продукциясе, агызып сатыла торган сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярмалар һәм фермер продукциясе тәкъдим ителде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель). Бүген «Казан» агросәнәгать паркында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин булды.
Биредә авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча традицион ярминкә оештырылган.
Ярминкәдә кулай бәяләрдән ит, казылык продукциясе, агызып сатыла торган сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярмалар һәм Татарстан муниципаль районнарыннан китерелгән фермер продукциясе тәкъдим ителде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, бүген авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлек товарларын сату ярминкәләре иртәнге 6-дан Казанда, Чаллыда, Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә эшли башлады.
Моннан тыш, быел Казанда яшәүчеләр соравы буенча «Салават күпере» торак комплексы янында «Радужный» сәүдә үзәге янындагы яңа мәйданчык оештырылды. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә торган башка мәйданчыкларның урнашу урыны казанлылар һәм Чаллы халкына яхшы таныш.