Бәйрәм программасы Россия президентын сайлауларның соңгы көне кысаларында оештырылды
Фото: ТР рәисе матбугат хезмәте
ТР рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов республика халкына сайлауларда катнашулары һәм аларның актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт белдерде.
Исегезгә төшерәбез, гаилә фестивале кунаклары өчен Май чабу бәйрәменә багышланган күңел ачулар, урам театрлары, Россия һәм татар эстрадасы йолдызлары чыгышлары әзерләнгән иде. Кичәнең хедлайнерлары Ваня Дмитриенко, Хәбиб, «Иванушки International», «Кар-мэн» һәм «Хор Турецкого» төркемнәре булды.
Казанда 466 участок сайлау комиссиясе эшләде, шуларның 31 е – гражданнарның вакытлыча тору урыннарында. ТР башкаласында барлыгы 927 меңнән артык сайлаучы исәпләнә.