Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.08.2024, 13:05

Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин төзекләндерелгән «Әл-Мәрҗани» мәчетендә булдылар

Белгечләр фасадларга тарихи кыяфәтен кайтарганнар, бизәкне, тәрәзәләрне һәм сәнгатьле бизәлгән металл эшләнмәләрен торгызганнар

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев төзекләндерелгән «Әл-Мәрҗани» мәчетендә булдылар. Аларны Казан мэры Илсур Метшин, Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе Иван Гущин, Татарстан Республикасы мөфтие Камил Сәмигуллин һәм башкалар озата йөрде.

«Әл-Мәрҗани» 18 гасырның икенче яртысында төзелгән. Ул Казанда төзелгән беренче таш мәчетләр рәтенә керә.

Ремонт эшләре ике этапта башкарылды. Аварияләргә каршы чаралар кысаларында барлык корылышларны көчәйткәннәр, объектның гөмбәзләре һәм фасадларындагы ярыкларны бетергәннәр, манара һәм түбәсен яңартканнар. Белгечләр шулай ук җилләткеч, җылылык, һава суыткыч системаларын, суүткәргеч һәм электр белән тәэмин итү челтәрләрен алыштырдылар. Реставрацияләүче фасадларга барокко стилендәге тарихи кыяфәтен кайтарганнар, бизәкне, тәрәзәләрне һәм сәнгатьле бизәлгән металл эшләнмәләрен торгызганнар.

Республика рәисе яңартылган мәчет бинасында булды, «Әл-Мәрҗани» тарихына һәм танылган имамнарга багышланган музейда булды. Алар арасында 1850-1889 елларда мәчеттә хезмәт иткән татар мөселман дин белгече һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани дә бар.

Рөстәм Миңнехановка мәчет мәхәлләсе хатын-кызларының махсус операция сугышчылары өчен кирәкле әйберләр — яшеренү (маскировка) челтәрләре һәм окоп шәмнәре әзерли торган остаханә булдырулары турында хәбәр иттеләр, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Фоторепортаж
ТР рәисе һәм Казан мэры төзекләндерүдән соң «Әл-Мәрҗани» мәчетендә булдылар
Барлык яңалыклар