Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.08.2021, 14:48

Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин Акчарлак күлләренең төзеклеген бәяләделәр

Яңа парк территориясендә тернәкләндерү зоналары, гомуми физик йөкләнеш, арт-терапия, аэроионотерапия, фитотерапия һәм җәмәгать бакчасы барлыкка килде.

Фото: president.tatarstan

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы август, Алинә Бережная). Казанның Яңа Савин районында яңа җәмәгать киңлеге барлыкка килде. Шәһәр һәм республика көненә Акчарлак күлләрен төзекләндерүнең беренче чираты кысаларында эшләр тәмамланды, ул 7-нче номерлы шәһәр хастаханәсе артында урнашкан. Парк пациентларны тернәкләндерү һәм якын-тирә йортларда яшәүчеләрнең ял итү урынына әйләнде: территориядә тернәкләндерү, гомуми физик йөкләнеш, арт-терапия, аэроинотерапия, фитотерапия зоналары, шулай ук җәмәгать бакчасы барлыкка килде. Яңа паркта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин һәм башкалар булды.

Акчарлак күлләренең гомуми мәйданы 9,5 га тәшкил итә. Төзекләндерү ике этапта уздырыла. Беренче этапта 2,6 га мәйданлы Кече Акчарлак күленә кагылдылар. Концепция өстендә архитекторлар гына түгел, табиблар, экологлар һәм якындагы йортларда яшәүчеләрдән торган команда эшләде.

Күл территориясендә уңайлы ял итү өчен инфраструктура булдырганда максималь рәвештә табигый ландшафт һәм уникаль урын экосистемасы сакланды. Проект нигезенә җиде сәламәтлек чыганагы концепциясе ятты, дип сөйләде кунакларга Виталий Волков. «Парк территориясендә терапиянең билгеле бер төре булган җиде зона барлыкка килде», – дип аңлатты архитектор.

Аерым алганда, яңа паркта рефлексотерапия зонасы бар, анда эскәмияләрдә күлнең матур пейзажлары белән ләззәтләнергә мөмкин, социотерапия зонасы төрле чаралар үткәрүне, ачык кинотеатрда сеанслар уздыруны күздә тота, ә арт-пространство зонасында псаммотерапия (ком ярдәмендә дәвалау – ред.иск.), рәсем буенча дәресләр, мастер-класслар уздырыла. Монда ук пациентлар өчен аэроионотерапия оештыралар – ионлаштырылган һава ярдәмендә дәвалау, моның өчен мәйданчык периметры буйлап һаваны кислород белән баета торган ылыслы агачлар утыртылган. Арома-оазис зонасында дәвалау тонусны күтәрә торган үләннәр – ала миләүшә, шалфей, котовник, борыч бөтнек һәм башкалар белән тернәкләндерү гамәлдә.

Шулай ук паркта спорт мәйданчыклары эшли, тернәкләндерү һәм спорт тренажерлары урнаштырылган, терренкур өчен мәйданчык ачылган (җәяүлеләр йөрүе рәвешендәге физик йөкләнешне күздә тоткан санаторий-курорт дәвалау ысулы - ред.иск.) Моннан тыш, пациентлар мөстәкыйль рәвештә җәмәгать бакчасында үсемлекләр үстерә һәм карый – беренче уңыш җир җиләге булган.

Һәр мәйданчыкта теге яки бу терапиянең файдасы турында кыскача сөйләгән мәгълүмати стендлар урнаштырылган. Янәшәдә медицина персоналын ашыгыч чакыру төймәләре урнаштырылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык пациентлар да табибларның сизгер күзәтүе астында реабилитация уза. ТР Президенты һәм Казан Мэры башкарылган эшләрнең нәтиҗәләрен уңай бәяләде, тулаем алганда Татарстан башкаласында җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, шәһәр экосистемасын саклау, яр буе территорияләрен үстерү юлы белән халыкны савыктыруга юнәлеш алынган, дип билгеләп үтте.

Шулай ук Рөстәм Миңнехановка һәм Илсур Метшинга икенче этап кысаларында территорияне төзекләндерү планын күрсәттеләр, ул 6,8 гектар мәйданлы Олы Акчарлак күлен үз эченә алачак. Проект буенча җәяүлеләр өчен агач юллар, уңайлы утыргычлар һәм күзәтү мәйданчыгы булган җәяүлеләр зонасын булдыру планлаштырыла. Территория буенча хастаханә пациентлары да, район халкы да йөри алачак. Шулай итеп, җәмәгать киңлеге шәһәрлеләрнең яраткан ял итү урынына гына түгел, ә транзит зонасына да әвереләчәк, дип билгеләп үттеләр архитекторлар.

Яңа паркта шулай ук Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәләхетдинов, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов булды.

Фоторепортаж
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин Акчарлак күлләрен төзекләндерүне бәяләде
Видеорепортаж
30.08.2021 13:35
Р.Миңнеханов һәм И.Метшин Акчарлак күлләре янындагы төзекләндерелгән паркны карап чыктылар
Барлык яңалыклар