Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.05.2023, 13:39

Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин «Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласын ачтылар

26 метр биеклектәге истәлекле композиция Казан-2 тимер юл вокзалы янындагы скверда урнаштырылды.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче май, Диана Жиленкова). Бүген Казанда Төньяк вокзал янындагы скверда «Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласын ачу тантанасы булды. Тантаналы чара ветераннар, 20 хезмәт батырлыгы предприятиесе, шул исәптән Казан дары заводы, Казан оптика-механика заводы, Казан вертолет заводы, А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, Социалистик хезмәт Герое Николай Фролов, иҗтимагый патриотик берләшмәләр вәкилләре, юнармиячеләр һәм волонтерлар катнашында узды.Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр Мэры Илсур Метшин, шулай ук Россия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе урынбасары Николай Овсиенко аларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Стела образы Россия скульпторы-монументалисты Денис Стритович тарафыннан эшләнгән. Композициядә РФ Президентының Казанга мактаулы исем бирү турындагы Указ тексты 26 метрлы стела бар. Стела пилоннарында казанлыларның хезмәт батырлыклары иллюстрацияләре урнаштырылган.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, стеланың ачылуы – Татарстан һәм тулаем ил өчен мөһим, тарихи вакыйга. Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин Указы белән әлеге югары исемгә 53 шәһәр лаек булды. Проект Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең актив һәм турыдан-туры катнашында гамәлгә ашырыла.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, республика Бөек Ватан сугышы елларында илнең иң мөһим тыл үзәге булган. Идел буена эвакуацияләнгән 226 предприятиенең 70 тән артыгы кабул ителгән һәм безнең республикада урнаштырылган. Фронт өчен 600 дән артык корал, сугыш кирәк-яраклары, җайланмалар җитештерелә. Пе-2, Пе-8 һәм У-2 самолетлары, авиамоторлар, артиллерия һәм ату коралы өчен зарядлар, армия, авиация һәм флот өчен приборлар, авиапленка, аэро/фотокәгазь һәм башка продукция чыгарыла. «Хатын-кызлар, балалар һәм өлкәннәр бар көчләренә эшләгән. Барысы да «Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен!» шигаре белән яшәгәннәр», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Татарстан предприятиеләренең хезмәт батырлыгын мәңгеләштерү максатыннан республикада «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» исеме булдырылуын искәртте. Бу исем 20 республика җитештерүенә бирелгән. «Бүген стеланы ачу тантанасында предприятиеләр коллективлары катнаша, алар хәзер дә махсус хәрби операция бурычларын тулы җаваплылык һәм фидакарьлек белән үтиләр. Без җиңәчәкбез!» - дип нәтиҗә ясады ТР Рәисе һәм ветераннарга батырлыклары өчен рәхмәт белдерде.

Шул рәвешле, предприятиегә хезмәт батырлыгы исеме бирү хөрмәтенә Рөстәм Миңнеханов Кукмара киез итек-киез комбинатының генераль директоры Ләлә Шәрипованы һәм ветеран Людмила Әхмәтшинаны, шулай ук Л.Я.Карпов исемендәге Менделеевск химия заводының башкарма директоры Марат Шәмсин һәм ветеран Татьяна Митшинаны бүләкләде.

«Без илебез Президенты Владимир Владимирович Путинга 1945 елгы Бөек Җиңү якынлашуга Казан һәм Татарстанның керткән өлешенә, ата-бабаларыбызның, 1418 көн дәвамында сугыш кырларында һәм тылда чын батырлык кылган барлык тыл хезмәтчәннәренең хезмәтләренә югары бәя биргәне өчен рәхмәтлебез, – дип дәвам итте Илсур Метшин. – Ватандашларыбызның фидакарь хезмәте кыска вакыт эчендә производствоны урнаштырырга һәм эшне башларга мөмкинлек биргән. Тарих дәресләреннән һәм кинохрониканың сирәк кадрларыннан без барыбыз да бик яхшы хәтерлибез, ул вакытта безнең халык, хатын-кызлар, картлар, балалар, бер-берсен алыштырып, станоклар артында басып торалар, алар гел «Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен!» девизы белән яши».

Казан Мэры ассызыклаганча, әлеге предприятиеләр шәһәр, республика һәм бөтен ил файдасына уңышлы эшләвен дәвам итә. «Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирү – безнең өчен зур хөрмәт һәм шул ук вакытта зур җаваплылык. Без, Бөек Җиңү һәм ата-бабаларыбызның батырлыгы варислары, мирасыбызны саклап калырга һәм аны киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез. Үз гомерләрен Ватан өчен биргән кешеләр алдында баш иеп, аларга рәхмәт белдерәбез. Рәхмәт сезгә, кадерле ветераннар!», – диде шәһәр башлыгы.

РФ Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский исеменнән тантанада катнашучыларны Россия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе урынбасары, «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласын төзү проекты җитәкчесе Николай Овсиенко котлады. «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы һәм Казан предприятиеләре авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең армияне хәрби самолетлар, оптик приборлар, миналар һәм снарядлар, шинельләр һәм итекләр белән тәэмин иткән фидакарь батырлыгы ил тарихына мәңгегә языла. Аларның Россиягә булган мәхәббәте һәм бернинди дошман безне җимерә алмаячагына ныклы ышанычы һәрвакыт россиялеләрнең күп буыннары өчен үрнәк булып хезмәт итәчәк. Бүген безнең бурыч – ул еллардагы вакыйгалар турында истәлекне саклау гына түгел, ә Россиянең киләчәге өчен ата-бабаларның батырлыгы турында тарихи хакыйкатьне яклау да», – диде ул.

Тантанада катнашучылар стелага гирляндалар һәм чәчәкләр салдылар, шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылдылар. Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә барлыгы 25 агач – 15 миләш һәм 10 шомырт утыртылды. Атмосфераны шәһәрнең иҗади коллективлары катнашындагы концерт программасы тулыландырды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласына һәм Россиянең башка шәһәрләренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем 2020 елда бирелде. Аларның һәрберсендә шәһәр гербы һәм РФ Президенты Владимир Путинның тиешле Указы тексты белән стела урнаштырыла.

9 нчы майда ТР башкаласында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган бәйрәм чаралары башланачак. Программага чәчәкләр салу, Казан гарнизоны гаскәрләренең узуы, «Җырлый торган Казан» мең кешелек хор чыгышы һ.б. кертелгән. Бәйрәм 22:00 сәгатьтә төсле салют белән тәмамланачак, аны Казансу акваториясеннән күзәтеп булачак.

Фоторепортаж
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин «Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласын ачтылар
Видеорепортаж
04.05.2023 14:11
ТР башкаласында «Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы ачылды
Барлык яңалыклар