Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.10.2020, 13:26

Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин Казан метросының икенче линиясендә төзелә торган «Сахаров» станциясен карадылар

Бүген Татарстан Президенты катнашында икенче тоннель үткәрү комплексы эшләтеп җибәрелде.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы октябрь). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан метрополитенының икенче линиясендә төзелә торган «Сахаров» станциясендә булды. Аны Казан Мэры Илсур Метшин, «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе һәм «Казметрострой» акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге озата йөрде.

«Фучик» станциясеннән «Сахаров» станциясенә кадәр метрополитенның икенче линиясенең беренче участогын төзү 2018 елда башланган. Бүген төп эшләр алып барыла: конструкцияләрне бетонлаштыру һәм ике перегон тоннельне үткәрү. «Казметрострой» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Марат Рәхимов билгеләп үткәнчә, тоннельләрнең озынлыгы 2,2 чакрым тәшкил итә. Быелның 23-нче апрелендә старт алган беренче машина хәзерге вакытта 1,1 чакрым юл узган. Бүген Татарстан Президенты катнашында икенче тоннель үткәрү комплексы эшләтеп җибәрелде.

Марат Рәхимов, хезмәткәрләр тарафыннан «ТАССРның 100 еллыгы» станциясен төзү территориясе әзерлеге үткәрелде, дип өстәде. Коммуникацияләр чыгарылды, әйләнгеч юллар әзер һәм тиздән котлован төзелешенә керешү планлаштырыла. Казан метросының икенче линиясе буенча коммуникацияләрне күчерү һәм чыгару эшләре дәвам итә, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов метро төзүчеләргә уңышлы эш теләде һәм барлык куркынычсызлык чараларын үтәргә өндәде.

Искәртеп узабыз, Казан метрополитенының икенче линиясе шәһәрнең 5 районын тоташтырачак: Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнары. Метрополитенның икенче линиясен төзү берничә этапка бүленгән. «Фучик» станциясеннән «Сахаров» станциясенә кадәр беренче участокның озынлыгы 5,37 чакрым тәшкил итәчәк һәм үз эченә дүрт станцияне - «Фучик», «10-нчы микрорайон», «ТАССРның 100 еллыгы», «Сахаров» - алачак.

Фоторепортаж
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин Казан метросының икенче линиясендә төзелә торган «Сахаров» станциясен карадылар
Барлык яңалыклар