Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.01.2023, 17:41

Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин Казанда мәдәни мирас объектларын карадылар

Дротоевский йортына, Чукашев йортына һәм Н.И.Фешин исемендәге сәнгать училищесына реконструкция һәм реставрация ясалды.

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче гыйнвар). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин Казан үзәгендә федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектларын карадылар. Өч бинаны реконструкцияләү һәм реставрацияләү үткәрелде.

Беренче нокта К.Маркс ур., 56/11 адресы буенча урнашкан Дротоевский йорты булды. Беренче каты таштан һәм икенче каты агачтан булган ике катлы йорт архитектор Фома Петонди проекты буенча 1837 елда төзелгән. Хәзер бинада ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты урнашкан. Тикшерү барышында аның рәисе Иван Гущин аңлатма бирде. Шул ук бинада республикада мәдәни мирас объектларын саклауга багышланган күргәзмә оештырылган.

Шуннан соң ТР Президенты һәм шәһәр Мэры 1908 елда төзелгән, Горький ур., 19б адресы буенча урнашкан Чукашев йортында булдылар. Бинаның фасады һәм беренче кат интерьеры 2014-2015 елларда административ бүлмәләр астында торгызылды – бу объектны торгызуның беренче чираты иде. 2015-2016 елларда «Татинвестгражданпроект» реставрацияләү комплекслы проектын эшләгән һәм гамәлгә ашырган: бинада төзелеш-монтаж һәм башка эшләр башкарылган, якын-тирә территорияне төзекләндергәннәр.

Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин караган чираттагы объект К.Маркс ур., 70 адресы буенча урнашкан Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы бинасы булды. Аны 1900-1904 елларда төзегәннәр. Бина эшләрнең беренче этабы кысаларында төзекләндерелгән. Анда аварияле хәлдә булган диварлар ныгытылган, инженерлык коммуникацияләрен алыштырылган, бинаның көньяк канатын тулысынча торгызганнар.

Белгечләр фикеренчә, бинада капиталь ремонтны төгәлләргә кирәк. Әлеге объект буенча аңлатмаларны ТР мәдәният министры Ирада Әюпова бирде. Бүгенгә Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы бинасын төбәк һәм муниципаль мәдәният учреждениеләрен реновацияләү федераль программасына кертүгә заявка җибәрелде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фоторепортаж

Барлык яңалыклар