Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.08.2020, 16:19

Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин Казанда яңа «Курган» җирләү комплексын карадылар

Комплекс 147,5 мең җирләүгә исәпләнгән - бу якындагы 30 елга җитәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин яңа «Курган» күмү комплексында булдылар. Комплекс территориясе белән шәһәрнең Ритуаль хезмәтләрне оештыру идарәсе башлыгы Марат Ишкин таныштырды.

Комплекс М-7 автомобиль юлының 825 чакрым районында урнашкан. Бу объектны төзү эшләре 2017 елда башланды, 2019 елда төгәлләнде. Комплекс 147,5 мең җирләүгә исәпләнгән, бу ресурс якындагы 30 елга җитәчәк, дип фаразлана.

Татарстан Президенты административ бинаны һәм хуҗалык корпусын карады, комплекс территориясен төзекләндерү белән танышты. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, җирләү комплексы мөселман зиратын һәм мөселман йолалары буенча бәхилләшү өчен пыяла түбәне, православие зиратын, христиан йолалары буенча хушлашу өчен пыяла түбә, сак посты, административ бина, автомобильләр кую урыны һәм башка объектларны үз эченә ала.

«Курган»га якын җирдә мәчет һәм гыйбадәтханә төзелеше өчен участоклар каралган, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Шулай ук комплексның киләчәктәге үсеше мәсьәләләре, шул исәптән аның территориясендә җирләү йорты төзү һәм кремация буенча хезмәтләр оештыру мөмкинлеге турында да фикер алыштылар.

Барлык яңалыклар