Алар 2018 елда район кешеләре белән бергәләп эшләнгән яңа җәмәгать киңлеген карадылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче октябрь). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Төзелеш һәм Торак-коммуналь хуҗалыгы министры Владимир Якушев Казанның Әпсәләмов урамындагы «Ак чәчәкләр» скверында булдылар. Алар 2018 елда район кешеләре белән бергәләп эшләнгән яңа җәмәгать киңлеген карадылар.
Территорияне төзекләндерүнең алдан билгеләнгән концепциясе буенча ачык фикер алышулар барышында бердәм яшел җәяүлеләр бульвары барлыкка китерү, эре агачлар белән яшеллек өчен мәйданчык бүлеп бирү, функциональ зоналар: актив рәвештә вакыт уздыру, ял итү өчен төрле урыннар булдыру турында карарлар кабул ителгән иде.
Проектның мөһим өлеше бульварны яшелләндерү – 1000-нән артык эре агачлар һәм куаклар утырту булды.
Җәмәгать киңлеген карау барышында аңлатмаларны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова биреп барды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Билгеләп үтәбез, яңа «Ак чәчәкләр» бульвары 2018 елның 10-нчы ноябрендә тантаналы төстә ачылды. Төзекләндерүнең икенче чираты 2019 елда тәмамланды.