В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда автобус йөртүчеләр һәм кондукторлар арасында һөнәри осталык конкурсына йомгак ясалды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче октябрь). Автобус йөртүчеләр һәм кондукторлар арасында һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләр билгеле булды. Ярышлар бүген «ПАТП-2» муниципаль унитар предприятиесендә Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне алдыннан үткәрелде.
«ПАТП-2» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәре Рөстәм Мавлин югары сыйдырышлы автобус йөртүчеләр арасында беренче урынны яулады, ул шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү номинациясендә җиңүче булды. Икенче урында - «ПАТП-4» муниципаль унитар предприятиесе шоферы Алексей Савельев, өченчедә - «ПАТП-4» муниципаль унитар предприятиесе шоферы Нияз Гарифуллин.
Уртача сыйдырышлы автобус йөртүчеләр арасында җиңүчеләргә килгәндә, бу категориядә беренчелекне «ПАТП-2» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәре Алексей Митрофанов яулады, икенче урында - «Республика Автовокзалы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте шоферы Илгиз Ганиуллин, «бронза»га «КПАП 7» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте шоферы Александр Бударин лаек булды.
Кондукторлар арасында «ПАТП-2» муниципаль унитар предприятиесеннән Марина Гайнуллина иң яхшысы дип табылды, икенче урында - «Республика автовокзалы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте кондукторы Фәридә Ганиуллина, өченче урында - «ПАТП-4» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәре Венера Дорофеева.
Исегезгә төшерәбез, автобус йөртүчеләр һәм кондукторлар арасында һөнәри осталык конкурсында Казанның транспорт предприятиеләреннән 12 команда катнашты.
Сынау ике этаптан торды – теоретик һәм практик.