Катнашучылар командаларга бүленәчәк, аларга контроль пунктлар узарга туры киләчәк.
Фото: ТРда Рус географик җәмгыятенең төбәк бүлеге
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы апрель). 23 нче апрельдә Казанда Татарстан Республикасында Рус географик җәмгыятенең төбәк бүлеге тарафыннан оештырылган шәһәр ориентлашуы буенча уен узачак. Җиңү өчен катнашучылар тизлеген, зирәклеген, интеллектын, табышмакларны чишә һәм шәһәрдә ориентлаша белүен күрсәтергә тиеш булачак.
Уенда теләге булган һәркем катнаша ала. Әмма 14 яшьтән кечерәк катнашучылар уенга шәхесне раслаучы документы булганда гына кертелә, шулай ук балигъ булмаган бала белән бер командада 18 яшьтән өлкәнрәк катнашучы булырга тиеш. Уенчылар командаларга бүленәчәк, аларга контроль пунктлар узарга туры киләчәк. Аларның кайда булуын аңларга легендалар ярдәм итәчәк.
Уен өч категориядә уза: «Дәрвиш», «Шүрәле» һәм «Көнгерә». «Дәрвиш» 1-4 кешелек команда белән маршрутны җәяү узуны күздә тота (йөгерү һәм җәмәгать транспортыннан файдалану тыела). «Шүрәле» – үз белемнәренә ышанган кешеләр өчен иң катлаулы һәм кызыклы категория. Катнашучылар җәяү бара, йөгерә яки җәмәгать транспортыннан файдалана ала, аларга табышмаклар һәм логик башваткычлар чишәргә туры киләчәк. Төркемдә катнашучылар саны шулай ук 1 дән 4 кә кадәр тәшкил итәчәк. «Көнгерә» – гаиләләр категориясе, анда берсе 13 яшьтән өлкәнрәк булмаган, икенчесе 18 яшьтән дә кечерәк булмаган 2-4 кешелек команда катнаша ала. Маршрут транспорт кулланмыйча гына җәяү йөрүне яки йөгерүне күздә тота.
Шәһәр ориентлашуы буенча уен 2008 елдан бирле үткәрелә. Ул Казанга карата кызыксыну уятырга һәм үстерергә, халыкның күзаллауларын киңәйтергә, аларда мәдәни мираска сакчыл караш формалаштырырга тиеш.
Җыелу һәм китү ноктасы булып Петербург ур., 52 адресы (IT-парк бинасы яны) тора. «Дәрвиш» һәм «Шүрәле» категорияләрендә старт 10:00 сәгатьтә, «Көнгерә» категориясендә 11:00 сәгатьтә бирелә. Уен 15:00 сәгатьтә тәмамланачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Гаризалар тапшыру һәм катнашу шартлары турында мәгълүмат алу сылтама буенча, shepardkazan@ya.ru электрон почтасы аша, яисә +7(966)240-20-18 телефоны буенча мөмкин.