Тамашачылар шулай ук спорт аттракционнарына һәм мастер-классларга бара алачак
Фото: Россия футбол берлеге
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче июль). Футбол буенча Россия җыелма командасының элеккеге капкачысы һәм телевидение алып баручысы Руслан Нигъмәтуллин Россия һәм Иранның хатын-кызлар милли җыелма командалары матчында DJ-сет башкарачак. Ул 14 нче июльдә Казанның «Үзәк» стадионында узачак.
Тамашачылар 13:30 сәгатьтән спорт аттракционнары зонасына һәм мастер-классларга керә, шулай ук конкурсларда һәм күңел ачу программасында катнаша алачак. Старт сыбызгысы 15:30 да яңгыраячак, дип хәбәр иттеләр Татарстанның Футбол федерациясендә.
Стадионга керү билетлар буенча башкарылачак. 5 яшькә кадәрге балаларга, әгәр алар туганнары белән бергә һәм аерым урынга утырып карамаса, керү өчен билетлар кирәкми.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр Россия футбол берлегенең махсус программасы буенча билетлар ала ала – заявкаларны mgn@rfs.ru электрон почтасына юлларга мөмкин.