Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.07.2024, 12:12

Казанның 179 нчы гимназиясе җитәкчесе «Россиянең Ел директоры» конкурсының финалына чыкты

Ярышның йомгаклау этабы илнең 22 төбәгеннән 30 белгечне берләштерде

Казанның 179 нчы гимназиясе җитәкчесе Эльвира Наумова «Россиянең Ел директоры» һөнәри конкурсының финалына үтте. Ярышларда катнашу өчен барлыгы 700 дән артык кеше гариза биргән. Читтән торып сайлап алу туры барышында алар «Һөнәри тест» һәм «Дәлилләү хаты» сынауларын үттеләр.

Финалга илнең 22 төбәгеннән 30 директор чыкты. Алар көзен соңгы этапта очрашачаклар. Беренче тур Калугада узачак, анда әлеге конкурсның 2023 елгы конкурсның җиңүчесе Алексей Мокрушин эшли. Конкурсантларны «Хәрәкәт траекториясе» («Траектория движения») һәм «Риза һәм Каршы» («За и Против») сынаулары көтә, аларның нәтиҗәләре буенча экспертлар биш лауреатны билгеләячәк.

Икенче тур Мәскәү өлкәсенең «Взлет» Мәгариф үзәгендә узачак. Конкурс лауреатларына «Мастер-класс», «Брифинг» һәм «Блицтурнир» сынауларында һөнәри осталыкларын күрсәтергә туры киләчәк.

Конкурс сынауларыннан тыш, финалистлар өчен соңгы этап вакытында мәдәни һәм мәгариф программасы планлаштырылган — алар конкурсны кабул итүче төбәкләрнең мәгариф системалары белән танышачак.

Укытучылар көнендә Дәүләт Кремль сараенда узачак тантанада җиңүчеләрне һәм призерларны игълан итү планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында.
Барлык яңалыклар