Башкарма комитетта ул шулай ук “Игелекле Казан” проектын җитәкләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июль). Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Алсу Сәетова ТР Яшьләр эшләре министрлыгына күчү сәбәпле үз вазифасыннан китә. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин игълан итте.
Шәһәр башлыгы искәртеп үткәнчә, Парклар һәм скверлар дирекциясендә эшләвеннән тыш А.Сәетова “Игелекле Казан” проектын җитәкләде. “Яңа урында, әлеге мөһим юнәлештә уңышлар телим”, - диде шәһәр башлыгы.